Шəhри Чаллы

Дарулар кыйммәтләнде

Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә кермәгән препаратларга бәяләр ярты ел эчендә 7,6 процентка арткан, дип хәбәр итә "Известия". 2017 елда әлеге даруларның өч тапкырга кыйбатлануы инфляцияне дә уздырган. Беренче яртыеллыкта даруларга бәя арту 7,6 процентны тәшкил итә. (Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, Россиядә инфляция 2017 ел башыннан 2,3 процентка...

Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә кермәгән препаратларга бәяләр ярты ел эчендә 7,6 процентка арткан, дип хәбәр итә "Известия". 2017 елда әлеге даруларның өч тапкырга кыйбатлануы инфляцияне дә уздырган. Беренче яртыеллыкта даруларга бәя арту 7,6 процентны тәшкил итә. (Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, Россиядә инфляция 2017 ел башыннан 2,3 процентка тигез). Белгечләр фикеренчә, даруханәләр шул рәвешле тормыш өчен кирәкле һәм мөһим даруларга бәяләр үзгәрүне, шулай ук җәйге чорда даруларга ихтыяҗ булмау һәм сумның курсы тотрыксызлыгы аркасында килгән зыянны капларга тырыша. Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә кермәгән даруларга бәяләрне - җитештерүчеләр, арадашчылар һәм даруханәләр мөстәкыйль рәвештә билгели. Ә тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегендәгеләрне, 2009 елдан башлап, дәүләт куя - андый дарулар исемлеген ел саен хөкүмәт раслый. ///tatar-inform.tatar.ru///

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: