Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дарумы, акчамы?

Моннан 10 ел элек инвалидларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасы кабул ителгән иде. Әлеге социаль пакеттан баш тартучыларга дәүләт компенсация түләде. Быел бу сумма айга 679 сум тәшкил итә. 10 ел эчендә Татарстанда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 4 елга диярлек арткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева моны бушлай...

Моннан 10 ел элек инвалидларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасы кабул ителгән иде. Әлеге социаль пакеттан баш тартучыларга дәүләт компенсация түләде. Быел бу сумма айга 679 сум тәшкил итә.

10 ел эчендә Татарстанда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 4 елга диярлек арткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева моны бушлай дарулардан файдалану мөмкинлеге барлыкка килүгә дә бәйләп карый. "Хирурглар ярдәме белән генә дәвалану очраклары елдан-ел кими, ә дарулар белән даваларга кирәкле булган авырулар саны, киресенчә, арта гына бара. Әлеге программа нигезендә, инвалидлык алучыларның гомер озынлыгы артып кына калмыйча, аларның тормыш дәрәҗәләре дә үсте", - дип саный ул.

Кайбер авыруларга бик кыйммәтле дарулар кирәк һәм ташламалы дарулардан кулланучыларның күбесен шундый авырулар тәшкил итә дә. Татарстанда берничә авыру, әлеге программа нигезендә, миллион сумнан да кыйммәтрәккә дарулар алган. Дистәләгән авыру 500 мең сумнан алып, миллион сумга, йөзләгән авыру 500 мең сумга кадәр дарулар белән тәэмин ителгән.

Әлеге социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану яки компенсация алу - һәр авыруның үз эше. Әлеге программадан файдалану өчен, авыру 1 октябрьгә кадәр гариза язарга тиеш. Моның белән РФ Пенсия фонды шөгыльләнә. Әгәр дә авыру бу көнгә кадәр ташламалы дарулардан файдалана икән, аның шушы хокукы киләчәктә дә сакланып кала. Моңа кадәр компенсация алып, быелдан ташламалы дарулар алырга теләүчеләр гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гариза язылмаган очракта, авыру ташламалы дарулардан 1 ел да 3 ай дәвамында куллана алмаячак.

Шуңа да табиблар ташламалы дарулардан баш тартмаска өнди. Бүген кирәкмәсә, ул даруларның иртәгә сезгә яки туганнарыгызга, якыннарыгызга кирәге чыгарга мөмкин, ди алар.

Татарстанда ташламалы дарулардан баш тартучылар саны быел 72 процентны тәшкил иткән. Бүген шул хакта "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясендә Фәридә Яркәева белдергәнчә, Идел буе Федераль округында бу иң түбән күрсәткеч, чөнки ташламалы дарулардан баш тартучылар округ буенча якынча 80,4 процентны тәшкил иткән.

Быел 1 гыйнварга социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану мөмкинлеге 104 531 кешегә бирелгән булган, авырулар арту сәбәпле, ташламалы дарулардан кулланучылар саны 1 сентябрьгә 111 меңгә якынлашкан. Дәүләт әлеге программаны тормышка ашыру өчен бюджеттан 1,3 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүен искәртик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев