Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүзия Ганиева: «Башыма төшкәч сатарга да өйрәндем»

Кесә янчыгын бераз калынайту өчен шәһәрдәшебез Италиягә үк барып җитә.

Бүген күпләр өстәмә акча эшләргә тырыша. Кемдер челтәрле бизнеста утыра, кемдер интернетта блок алып бара, кемдер төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә. Саный, чутлый китсәң, мая туплау ысулларының исәбе-хисабы юк. Бүгенге язмам герое 68 яшьлек Дәүзия апа Ганиева исә барысын да уздырган. Кесә янчыгын бераз калынайту өчен ул хәтта Италиягә дә барып акча эшләп кайткан. Тик пиццалар һәм пасталар иленә юл тотканчы, иң элек шәһәрдәшебезнең кендек каны тамган туган якларына кайтып килик әле. Хезмәткә мәхәббәт нәкъ менә тәпи киткән чордан ук тәрбияләнә бит ул. 

Дәүзия апа тумышы белән Сарман районы Рантамак авылыннан. Колхозчылар гаиләсендә туа ул. Кечкенәдән кул астында булып, хезмәт тәрбиясе алып үсә. Әмма өченче сыйныфта укыганда аңа туган оясын калдырып китәргә туры килә. 

Эш шунда, гаиләләре белән колхоз басуында кайнашканда авылда ут чыгып, аларның йорты һәм тагын дүрт хуҗалык янып бетә. Бернәрсәсез калган әти-әнисе тернәкләнеп киткәнче дип, Дәүзия апаны үзләреннән сигез километр ераклыкта урнашкан авылга туганнарына җибәрәләр. Анда инде ул мәктәпне тәмамлаганчы калып яши. Әнисенең апасына хуҗалык һәм бакча эшләрендә булыша.

«Әби дә безне көтү кугач гел үзенә ияртеп урман-кырларга алып чыгып китә иде. Кулда нинди чиләк бар, шуны тутырмый кайтмый идек. Җиләк-җимеш, гөмбә, дару үләннәре – берсе дә калмады инде. Әнә шулай балачактан ук табигать нигъмәтләрен җыярга шомарып үстем мин, тегендә-монда чабып йөрү булмады», – дип хатирәләрен барлый шәһәрдәшебез. 

Мәктәпне тәмамлагач, Дәүзия апа башта Бөгелмәдә хисапчы һөнәрен үзләштерә. Аннары Мөслим районы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Берара даруханәдә кассир булып та хезмәт куеп ала, Җәлил поселогында буфетта пешекче булып та аш-су осталыгын ныгыта. Ә инде 19 яшендә ул тиң ярын очратып гаилә учагын кабызып җибәрә. 

Яшь чакта авылда гына ятасы килми бит, күңел һәрчак ниндидер яңалыкка, үзгәрешләргә омтыла. 1981 елда язмам герое тормыш иптәше белән автокалабызга килеп урнаша. Башта ул тулай торакта кастелянша, заводта оператор, аннары инде озак еллар кибеттә сатучы булып хезмәт куя. Шуннан лаеклы ялга китә Дәүзия апа. Тик ул пенсиягә чыгып кул кушырып утыра торганнардан түгел шул. Күңеле аны һәрвакыт хезмәткә, кәсепкә әйдәп тора. Юкса, ялга дип киткән кояшлы Италиядә ике елга якын эшкә калмас иде.

«Заманында иптәш кызымның әнисе Неапольгә күченеп киткән иде. Ул безгә анда ял вакытына арендалап торырга фатир табып бирде. Китәргә берничә көн кала торак хуҗасы акча эшләп аласыгыз килмиме дип тәкъдим ясады. Эше дә артык авыр түгел иде – ялгызы гына яшәүче урын өстендәге авыру карчыкны карап, тәрбияләп торырга кирәк. Гаиләм белән киңәшләшеп алдым да ризалаштым. Ул чакта инде ике улым да буйга җиткән иде», – ди Дәүзия апа.
«Әбигә мин вакытында дарулар биреп, ашарга пешереп тордым. Үзебезнең милли ризыкларны да әзерләп куандырдым. Аеруча ул өчпочмакны ошатты. Сөенә-сөенә авыз итте. Тәрбиягә алган икенче бер бабаемның балалары лимон пирогына шаккаттылар. Анда гадәттә бу цитрусны бер тапкыр чәйгә сыгып салалар да ташлыйлар. Минем шуңа бик эчем поша иде. Болай булмый бит инде дип, аларны иттарткычтан чыгарып лимонник пешерә башладым. Тора-бара бабайның таныш-белешләре дә безгә лимон күтәреп килә башлады», – дип көлә шәһәрдәшебез.

Биредәге хезмәтләре өчен ярыйсы гына акча да ала язмам герое. Ул чакта бездә уртача хезмәт хакы 4-6 мең сум тирәсе булса, Дәүзия апага аена 30-40 мең сум түлиләр. Өстәвенә, шимбә-якшәмбе көннәрендә ял да бирәләр. Буш вакытларында ул андагы милләттәшләребез белән дә таныша, экскурсияләргә дә йөри. Европадагы данлыклы Везувий вулканына кадәр барып җитә Сарман кызы. 

«Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил» дип юкка гына әйтмиләр инде. Дәүзия апа да, бер ел да тугыз айдан соң калабызга әйләнеп кайта. Чаллыда да ул шәһәрдәшләребезне үзенең аш-су осталыгы белән алдырырга була. 

«Пенсиям әллә ни күп булмагач, җирле редакцияләрнең берсенә сак бүлегенә эшкә урнаштым. Анда ашханә булмаганлыктан, хезмәткәрләр кем кайда йөреп туклана иде. Уйлап-уйлап тордым да, ә нишләп әле үземә пешермәскә дигән фикергә килдем. Шөкер, камыр ризыкларымны бик яраттылар. Өйнеке башкача бит инде ул, кибетнеке түгел. Хәтта туган көннәргә дә күпләп заказ биреп пешертүчеләр булды», – ди шәһәрдәшебез. 

Бу гына да түгел, балачактагы мавыгуын да эшкә җигәргә була Дәүзия ханым. Җәйләрен якын-тирә җирлекләрнең урман-кырларына йөреп, гөмбәләр җиләк-җимешләр җыя башлый ул. Көненә бишәр чиләк тутырган чаклары да була. Сүзләренә караганда, җир җиләген, облепиханы бик теләп алалар икән үзеннән. 
«Минем инде билгеле бер сатып алучыларым да бар. «Ватык телефон» яхшы эшли бит ул. Алар миңа хәтта бер ел алдан ук заказ биреп куялар. Синеке чиста, сыйфатлы, шуңа башкаларны эзләп тә йөрмибез, диләр. Аллаһ боерса, быел да өметләрен акларга иде инде. Кар күп яуды, җиләк-җимеш тә мулдан булыр дип өметләнәм. Тукай, Мамадыш районы урман-кырларын айкыйсы бар әле. Иң мөһиме – шоферым гына исән-сау булсын инде», – дип елмая шәһәрдәшебез.
Шоферым дип яратып, тормыш иптәше турында әйтүе аның. Рузалин абый белән иңне-иңгә куеп 50 елга якын гомер итәләр алар. Пар канаты гомере буе КАМАЗда наладчик булып эшли. Тик җитди авырып китүе сәбәпле, 2010 елда инвалидлык буенча пенсиягә чыга. Соңгы елларда 16 тапкыр операция кичерә. Кыйммәтле дәвалау курслары уза. Шулай да яшәү ямен югалтмый Рузалин абый. Яныңда бөтерчеккә тиң, тынгысыз җан булганда ничек авырып ятасың ди инде?! Дәүзия апаның җәйгә планнары да чиктән ашкан бит. 

Әйе, бар куйган хезмәте, кәсебе якыннары өчен аның. Оныкларын төрле тәм-томнар, күчтәнәчләр белән куандырып торса, улларына да матди яктан булышып тора ул. Ничек итсә итә, машина алырга да ярдәм итә ул аларга. Олысына әле бу җәйдә өй салырга булышырга да исәбе бар. 

«Кул-аяклар исән булганда нинди дә булса кәсеп табып була хәзер. Зарланып утырырлык түгел. Якыннарыма бераз гына булса да терәк буласы килә. Иң мөһиме – Аллаһ саулыктан аермасын» – дип сүзен йомгаклады Дәүзия апа.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев