Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Әдәби ишегалды” чакыра

Шәһәр Үзәк китапханәсе Татарстан Республикасы көне уңаеннан шәһәрдәшләребезне 23 август көнне 18 сәгатьтә "Әдәби Чаллы" дип исемләнгән бәйрәмгә чакыра. "Әдәби ишегалды" программасында шагыйрьләр: Факил Сафин, Сирень Якупова, Рәшит Бәшәр, Галиәхмет Шәхи, Вера Хамидуллина, шулай ук "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре: Рәкит Әбдельманов, Зөлфия Нигманова, Роза Хәмидуллина, Рушания Гыйләҗова, Нурия Гыйльметдинова,...

Шәһәр Үзәк китапханәсе Татарстан Республикасы көне уңаеннан шәһәрдәшләребезне 23 август көнне 18 сәгатьтә "Әдәби Чаллы" дип исемләнгән бәйрәмгә чакыра.

"Әдәби ишегалды" программасында шагыйрьләр: Факил Сафин, Сирень Якупова, Рәшит Бәшәр, Галиәхмет Шәхи, Вера Хамидуллина, шулай ук "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре: Рәкит Әбдельманов, Зөлфия Нигманова, Роза Хәмидуллина, Рушания Гыйләҗова, Нурия Гыйльметдинова, Әльфия Гәбдрәшитова, Айрат Шәйхетдинов, артистлар: Зөлфия Җиһан, Рубис Зарипов һәм башкалар.чыгышлары планлаштырылган.

Чара кысаларында төрле уеннар, флешмоб һәм китаплар белән алмашу оештырыла.

Шулай ук бәйрәмне тамаша кылучылар өчен дә "Ирекле микрофон" куелачак: теләгән һәркем үзе язган яки яраткан шигырьләрен яңгырата алачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев