Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутат дәрес бирде

2021 ел - Татарстанда туган телләр һәм халыклар дуслыгы бердәмлеге елы. Шунлыктан шәһәрдә төрле чаралар оештырыла.

Шушы көннәрдә 50нче мәктәптә  “Татарстан –уртак йортыбыз. Халыклар, мәдәниятләр, телләр бердәмлеге – Татарстанның төп байлыгы”, - дигән темага парламент дәресе дә узды.

Аны Татарстан Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова үткәрде. Ул үзенең чыгышында Татарстанда, Чаллыда төрле милләт вәкилләренең дус-тату, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләрен ассызыкларды.

“Мәгълум булганча быел, республикабызда туган телләр елы. Татарстан Конституциясендә татар һәм рус телләренең дәүләт теле булуы татар телен саклап калу өчен мөһим роль уйный. Чөнки без татар телен сакламыйча, мәдәниятебезне, сәнгатебезне саклый алмыйбыз. Татарстанда татар телен белү – көндәшлеккә сәләтле булу дигән сүз. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар белән татар телендә сөйләшсәң, аларның кәефеләре күтәрелеп китә, кешегә кайчагында җылы сүз иң яхшы дәва бит ул”, - ди Светлана Михайловна.

Депутат катнаш гаиләдә туып-үссә дә, татар телендә сөйләшә. “Моның өчен әниемә бик рәхмәтлемен. Аның тырышлыгы һәм ярдәме белән улым Дмитрий, кызым Динә дә татар телендә җиңел аралаша”, - дип ул укучыларны мөмкин кадәр күбрәк телләр өйрәнергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев