Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутат  Әлфия Когогина - шифаханәдә

Шифаханәнең баш табибы Александр Попов депутатны коронавируслы пациентларны дәвалау һәм тернәкләндерү буенча агымдагы хәл белән таныштырды.

 

РФ Дәүләт Думасы депутаты  Әлфия Когогина шәһәребезнең 7 нче шифаханәсендә булды. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесе СOVID-19 белән авырган кешеләрне тернәкләндерә. Шифаханәнең баш табибы Александр Попов коронавируслы пациентларны дәвалау һәм тернәкләндерү буенча агымдагы хәл белән таныштырды. Биредә беренчеләрдән булып СOVID-19 диагнозлы пациентларны тернәкләндерү буенча пилот проекты уңышлы тормышка ашырылды, 300 кеше  тернәкләндерү курсы узды. Коронавируска каршы прививка ясау буенча беренче пунк та  бирелә иде. Бүгенге көндә биредә 2500 дән артык кеше прививка ясатты. “Вакцина ясатырга кирәк. Без популяцион иммунитетка ирешергә тиеш. Оештыру буенча кыенлыклар юк. Медиклар әзер”, - диде Әлфия Когогина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев