Кайсы депутат мохтаҗларны ашата?! - ФОТО, ВИДЕО
Яңа шәһәрдә урнашкан ашату пунктына инде бер ел дәвамында СтройТраст» төзелеш компаниясе генераль директоры Раил Минегалиев финанс ярдәме күрсәтә, өч көннең берсендә мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итә.
Эшнең төгәл системасы булдырылган
Мин килгәндә әлеге пунктка кеше җыела башлаган иде инде. Кемдер ашарга гына килгән, кемдер сумка тоткан. Соңгылары ризыкны үз савытларына салып алып китә.
Биредә мохтаҗларны ашатып кына калмыйлар, аларга өс һәм аяк киемнәре дә тараталар. Шулай ук чәчтарашханә, психолог, юрист, медицина бүлмәләре эшли. Алар белгечләргә үзләрен борчыган сорауларны биреп, җавап таба ала. Үзәккә йөрүчеләрне эшкә дә урнаштыралар.
– Өч ел дәверендә эшнең төгәл системасы булдырылды. Үзем биредә булмасам да, барысы өчен дә тыныч мин. Чөнки беләм: эш элеккечә үк алып барылачак. Шулай ук волонтерлар килә, даими булышучылар бар. ДЦП белән авыручы Полина исемле кызның килеп йөрүе турында аерым әйтәсем килә. Бер ел ярдәм итә инде ул безгә. Әнисенең сүзләренә караганда, Полина үзен өендә һәм безнең үзәктә генә яхшы хис итә икән. Монда аш тарата. Басып тора алмый, билгеле, утырып кына. Ул үзенең кирәклеген тоя, ярдәм итүдән тәм һәм ямь таба, – ди үзәк җитәкчесе Рөстәм Гатин.
Территориядә тәүлек буе видеокамералар эшли. Рөстәм әфәнденең әйтүенчә, аларны урнаштыргач, вандализм очраклары беткән. Аңа кадәр төнлә территорияне пычратучылар, төсле буяулар белән рәсем ясаучылар булган.
«Булышырга теләп көн саен дистәләгән кеше шалтырата»
Рөстәм Равилович белән сөйләшеп торган арада безнең янга мөлаем гына бер ханым килеп басты. Үзәккә хәләл ит китергән.
– Гаиләбез белән корбан чалдык. Социаль челтәрләрдә Рөстәмгә яздым да, ит китерергә ярыймы дип сорадым. Ул тиз арада җавап та бирде. Күп кеше хәтта кайнар ризык ашарга тилмереп ята бит! Мөмкинлек булганда мохтаҗларга шулай ярдәм итәргә тырышабыз, – диде декрет ялындагы шәһәрдәшебез Эльвира Сәлахова.
Мохтаҗларга ризыкны шәһәрдәге «Таҗикстан» кафесы, «Столовая 67» ашау урыны һәм «Базар-мазар» рестораны әзерләп бирә.
– Безнең үзәктә бернинди дә кагыйдәләр юк. «Син нигә монда килдең? Ашарга акчаң юк мәллә? Ничә сум пенсия аласың? Нигә эшләмисең? Ничек мондый хәлгә төштең?» кебек тозсыз һәм урынсыз сораулар бирмибез. Алар барысын да үзләре сөйлиләр, проблемаларын бүлешәләр. Монда килгәндә бары тик айнык булырга гына кирәк. Бүтән чикләүләр юк! Мохтаҗлар моны аңлыйлар. Баштарак исерек килеш килеп йөрүчеләр бар иде, хәзер андыйлар юк, – дип дәвам итә Рөстәм әфәнде. – Булышырга теләүчеләр дә бик күп. Миңа көн саен дистәләгән кеше шалтырата, күп вакытта аларның кем икәннәрен дә белмим. Алар нинди ярдәм күрсәтә алуларын сорыйлар. Бер кешене дә кире борып җибәрмибез. Булышырга телисең икән – рәхим ит!
Атаклы табиб ашарга бүлә
Шул арада яныбызга бер ир-ат килде. Ул кайнар ризык таратырга булышачак икән. Соңыннан гына аның шәһәребезнең билгеле табибы икәнен белдем.
– Бу минем дустым Дамир Вәлиуллин. Ул флеболог, лимфолог һәм йөрәк-кан тамырлары хирургы. Киләм дип хәтта әйтмәгән иде дә! Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә тәүлек буе эшләп кайтканнан соң да бирегә килә ул. Монда килеп ярдәм иткәч, җаны да, тәне дә җиңеллек алуын әйтә, – ди табиб дусты турында Рөстәм Гатин.
Иганәче компания ай саен акча күчерә
Үзәккә даими ярдәм итүче шәһәр советы депутаты, «СтройТраст» компаниясе генераль директоры Раил Минегалиевның ярдәмчесе, компаниясенең әйдәп баручы экономисты Айдар Фәхретдинов Рөстәм Гатинның проектының сыналган, ышанычлы һәм абруйлы булуын билгеләп үтә.
– Шуңа күрә генераль директорыбыз Раил Минегалиев бу игелекле эшкә шикләнмичә алынды. Безнең компания ай саен үзәк җитәкчелегенә акча күчерә. Ул акчага дистәләгән мохтаҗ кешегә ризык сатып алына. Бирегә бит бер көнгә 60-70, вакыты белән 80-90 кеше килә, – ди ул.
Үзәккә килүчеләр арасында нинди генә язмышлар юк! «Сезгә килгән көнне генә тәмләп ит ашый алам. Башка көнне ботка гына», – дип әйтүче пенсионер апалар бар икән. «Ничек инде шундый кешеләрне игътибарсыз калдырасың?! – ди Айдар Фәхретдинов.
Без сөйләшкән арада үзәктә мохтаҗларга кайнар ризык тарата башладылар. Бүгенге менюда – ит белән макарон, пицца, колбаса, сыр белән сэндвич, газлы су, чәй, печенье һәм конфетлар. Биредә бернинди дә этеш-төртеш, артык сөйләшү юк. Иң башта хатын-кызлар ашый, аннары чиратка ир-атлар баса. Үзләренә ризык алганнан соң кайберләре өс һәм аяк киемнәрен киемнәре карый.
Яңа проект – «Перезагрузка»
Мохтаҗларга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Рөстәм Гатин тагын бер олы проекты – «Перезагрузка» турында да сөйләде.
– Безнең бөтен яклап та проблемасы булган бер кешене сайлап алып, аңа тулысынча ярдәм итеп, аякка бастырасы килә. Сәламәтлеген ныгытып, дәваханәдә реабилитация уздырып, югалткан документларын кабаттан ясатып, киендереп-ясандырып, кирәк икән тешләр куйдырып, чәчтарашханәгә алып барып, яшәргә урын табып, эш белән тәэмин итәргә иде. Үзәктә андыйлар күп түгел, әмма бар. Күз уңында Марат исемле ир-ат бар. Аңа иң беренче ботына операция ясатырга кирәк, шуннан соң реабилитация чорын үтәр өчен урын табарга, аннары документларын рәсмиләштерергә... Әлегә бу эшнең очы-кырые күренми. Әмма бу проектка алынабыз икән, тулысынча ярдәм итеп бетергәнче тырышачакбыз, – ди әңгәмәдәшем.
«Рөстәм янәшәбездә булганда рәхәт»
Безнең сөйләшүгә үзәккә йөрүчеләр дә кушылды. Алар Рөстәм Равилович белән кочакланышып күрештеләр, ашаткан өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
– Рөстәм янәшәбездә булганда рәхәт. Ул СВО зонасына – Лисичанскига китеп барганда бик борчылабыз. Гел юксынабыз үзен, исән-сау йөреп кайтуын теләп торабыз, – диләр.
– Үзем 30нчы комплекста малосемейкада яшим. И-и, кызым, пенсиям бигрәк әз бит инде... Каян барысына да җиткерим?! Ялгыз торам, ирем дә, балаларым да булмады. Монда килеп, кеше күреп, аралашып китәм. Үзәктә эшләүчеләр бөтенесе дә игътибарлылар, кайнар ризыклары һәрвакыт тәмле була. Мөмкинлек булганда бер көнне дә калдырмыйм, гел килергә тырышам. Әле бүген үземә кием-салым бүлмәсеннән баш киеме сайлап алдым, – дип сөйли 63 яшьлек Флида Шакирҗанова.
Яныбызга килгән тагын бер ханым белән сөйләшеп алырмын дигән идем, ул сөйләшә алмый булып чыкты. Куллары ярдәмендә генә булса да аралаштык аның белән. Күп нәрсәне Рөстәм әфәнде тәрҗемә итеп торды. Зәйнәп Хажиева исемле бу ханым үзәктә эшләүчеләргә баш иеп рәхмәт әйтте, аңа юристлар булышканын да «сөйләде». Мондый үзәк булганда яшәргә булуын ишарәләде ул.
Үзәк эшенең нык оешкан төстә алып барылуын күреп кайттым мин. Мохтаҗларга җылы сүз матди ярдәмгә караганда да кирәгрәк икәненә дә инандым. Байлык ул була да бетә, ә яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала. Һәм бер булса да әйләнеп кайтачаклар.
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев