Шəhри Чаллы

Депутатлар бәйрәмнән баш тарта

Русия Дәүләт Думасының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, быел Думада Яңа ел корпоративы булмаячак. Яңа чакырылыш депутатларының Мәскәүдәге быелгы соңгы эш көне 21 декабрьгә билгеләнгән. Шуннан соң халык ышанычлылары төбәкләргә кайтып, сайлаучылары белән эшләргә тиеш. "РБК" газетасы хәбәр иткәнчә, алдагы елларда Думадагы корпоративлар гөрләп үтә торган булган. Мәсәлән, узган ел табынга...

Русия Дәүләт Думасының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, быел Думада Яңа ел корпоративы булмаячак.

Яңа чакырылыш депутатларының Мәскәүдәге быелгы соңгы эш көне 21 декабрьгә билгеләнгән. Шуннан соң халык ышанычлылары төбәкләргә кайтып, сайлаучылары белән эшләргә тиеш. "РБК" газетасы хәбәр иткәнчә, алдагы елларда Думадагы корпоративлар гөрләп үтә торган булган. Мәсәлән, узган ел табынга һәр депутаттан 5әр мең сум акча җыйган булганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: