Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлар – “Изгелек”тә

Россия дәүләт Думасы депутатлары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары Александр Сидякин белән Әлфия Когогина шәһәр учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштылар. Алар "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

"Изгелек" 2007 елның 25 июнендә инвалидларны кабул итә башлады. Биредә физик мөмкинлекләре чикле 18-60 яшьлек кешеләргә ярдәм күрсәтәләр. 2012 елда үзәктә уңайлы тирәлек булдыру максатыннан, капиталь төзекләндерү үткәрелде. Белгечләр Россия һәм чит илләрдә укып кайттылар. Бүгенге көндә биредә 37 кеше эшли. Үзәк директоры Юлия Ивахина кунакларга ашханәне, актлар залын, сенсор, массаж, физиотерапия һәм эрготерапия бүлмәләрен күрсәтте. Һөнәри тернәкләндерү үткәрү өчен иҗат һәм компьютер бүлмәләре дә заманча җиһазландырылган.

Кунаклар Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләүнең системага салынуын уңай бәяләделәр. Республикада инвалидларны эшкә урнаштыру, уңайлы мохит программалары уңышлы эшли.

"Изгелек"тә тернәкләндерү курсы үтүчеләр бисер белән чигү, аяк киеме төзәтүләрен күрсәттеләр. Көндәлек дәресләр нәтиҗәсендә сәламәтлекләренең ныгуы турында сөйләделәр. Кайберләрнең тормышы чыннан да күпләргә үрнәк булырлык.

"Инвалид коляскасындагы бер ханым, мәсәлән, бер ел курс үткәннән соң, тулысынча диярлек терелгән. Хәзер ул таяк белән йөри", - ди Юлия Ивахина.

Александр Сидякин элек мондый үзәкләрнең бик аз булуын билгеләп үтте. Үзәк җитәкчеләре мәртәбәле кунакларга амбулатор шартларда дәвалану һәм беренче төркемдәге инвалидларны елына бер тапкыр тәүлек дәвамында дәвалау курсы үткәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев