Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатларның байлыгын ачып салдылар

Чаллыдан сайланган Россия Дәүләт Думасы депуатларының 2016 елдагы керемнәре һәм милекләре хакында ачык мәгълүматлар пәйда булды. Чаллыдан сайланган Әлфия Гомәр кызы Когогина былтыр 10 481 067 сум акча эшләгән. Аның 1267 һәм 3406 кв. метрлы ике җир биләмәсе бар. Мәгълүматтан күренгәнчә, бу мәйданнар Россиядә, ял йорты, спа-үзәк, туристик база һәм...

Чаллыдан сайланган Россия Дәүләт Думасы депуатларының 2016 елдагы керемнәре һәм милекләре хакында ачык мәгълүматлар пәйда булды. Чаллыдан сайланган Әлфия Гомәр кызы Когогина былтыр 10 481 067 сум акча эшләгән. Аның 1267 һәм 3406 кв. метрлы ике җир биләмәсе бар. Мәгълүматтан күренгәнчә, бу мәйданнар Россиядә, ял йорты, спа-үзәк, туристик база һәм санаторий урнашкан җирләрдә. Моннан тыш, депутатның 148,8 квадрат метр мәйданда фатиры һәм 469,9 кв. м. да шәхси аппортоменты бар. Когогина Mersedes Benz CLS500 4MATIC маркалы автомобильгә ия.

Аның ире, "КАМАЗ" зур йөк автомобильләре җитештерүче гигантның генераль директоры Сергей Когогин 2016 елда 45 196 055 сум хезмәт хакы алган. Аның 383 һәм 440 кв.м. лы ике фатиры бар.Өч машина сыешлы бөтен уңайлыклары булган гаражында BMW M6 һәм Land Rover Defender, шулай ук Yamaha VX700 гидроциклы саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев