Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дезодорантмы, антиперспирантмы

Еш кына кибеттә аларның кайсын сайларга дип аптырашта каласың. Кайсының йогынтысы озаккарак җитәчәк, организмга зыяны юкмы? Дезодорант һәм антиперспирант икесе дә тир исе килмәсен өчен тәгаенләнсә дә, бер-бер­сеннән аерыла. Дезодорант тир биз­ләрендәге бактерияләргә каршы тора. Аны сипкәннән соң без шул бактерияләрнең эшчәнлеген "туктатабыз". Ә антиперспирант тир бүленүне чикли. Составында алюминий...

Еш кына кибеттә аларның кайсын сайларга дип аптырашта каласың. Кайсының йогынтысы озаккарак җитәчәк, организмга зыяны юкмы? Дезодорант һәм антиперспирант икесе дә тир исе килмәсен өчен тәгаенләнсә дә, бер-бер­сеннән аерыла. Дезодорант тир биз­ләрендәге бактерияләргә каршы тора. Аны сипкәннән соң без шул бактерияләрнең эшчәнлеген "туктатабыз". Ә антиперспирант тир бүленүне чикли. Составында алюминий һәм цинк булганга, без аны сөрткәннән соң бик аз яисә бөтенләй тирләмибез. Дезодорант тир исеннән бер­ничә сәгатькә саклый, ләкин аны тәүлек эчендә 3-4 тапкыр кулланырга мөмкин. Антипер­спи­рантның йогынтысы бер тәүлеккә җитә, аны көненә бер тапкыр гына сөртергә ярый. Дезодорантны тәннең тир бүленеп чыга торган башка өлешләренә дә сибеп була, ә антиперспирант тик култык астына гына тәгаенләнә. Әлбәттә, бу чараларның составы химик матдәләргә бай. Бигрәк тә антиперспирантларның. Шуңа күрә аларны чамасыз куллану бик зыянлы. Саклану вакытына да игътибарлы булыгыз, срогы чыкканны кулланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X