Диана Хәмидуллина: «Интернетта акча эшләргә була. Ялкауланмасаң».
«Көненә 2-4 сәгатьлек эш ул, диләр. Бу әкият. Профессиональ аккаунтны танытканда син шуның белән яшәргә тиеш!»
Диана Хәмидуллина – интернет-маркетолог, белгеч-практик, социаль челтәрләрдә эшләү буенча остаз. Аңа 30 яшь, өч бала әнисе. 18 яшьтә кияүгә чыккан һәм ислам динен кабул иткән. Чибәр, акыллы һәм актив шәһәрдәшебез үзе белән шулай таныштырды. Ә без аннан газета укучыларыбыз өчен файдалы булырдай мәгълүмат белән бүлешүен сорадык. Төп тема – интернетта ничек акча эшләп була?
– Диана, син социаль челтәрләрдә эшләү буенча белгеч һөнәренә ничек килдең?
– Мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлауда әти-әнием миңа тулы ирек бирде. Казанга укырга керәсем килгән иде. Шул чакта булачак ирем кияүгә чыгарга тәкъдим ясады да мин риза булдым. Әнием бик борчылган иде ул чакны – белемсез, һөнәрсез калырсыңмы икән дип. Өстәвенә, шәригать кушканча киенә башладым – яулык бәйләдем. Казан федераль университетының Чаллыдагы филиалына укырга кердем, ике ел уыдым. Аннары без Гарәп Әмирлекләренә күчтек. Анда иремнең абыйсы яши. Күчемсез милек агентлыгында эшләдек. Укуымны шуннан дәвам иттем. Доллар бик нык кыйммәтләнү сәбәпле анда кризис башланды да хезмәт хакларын кистеләр һәм без Чаллыга кире кайтырга булдык. Улыбызга ул вакытта яшь ярым иде. Бер тиен акчабыз да юк. Ирем эшкә урнашты, бөтен эшләгәне фатир өчен түләүләргә китә иде. Алманы берәмләп сатып алган чакларны хәтерлим. Анысын да балага витамин кирәк дип ала идек. Мин эзләнүдә – тортлар пешереп карадым, такси диспетчеры булып эшләдем, иминият яки туризм агенты булыйммы икән дигән уйлар да булды. Инде икенче балабызны көтә идем. Бервакыт мине бер эшмәкәр эзләп тапты. Үзе үстергән үлән чәйләрен сата иде ул. Интернетта минем аккаунтларымны алып барсаң, 2 мең түлим, ди. Бу безнең өчен зур акча иде. Ризалаштым.
– Димәк, син бу эшкә бернинди әзерлексез тотындың?
– Әйе, барысына да нульдән өйрәнергә туры килде. Төрле чараларга йөрим, балаларны машинага утыртып, заказ буенча чәйләрне илтеп тә бирәм. Бирелеп, мин булдырам дип эшләдем. Аннары кием кибете белән эшләргә тәкъдим иттеләр. Соңрак шәхси клиниканың социаль челтәрләрен алып барырга чакырдылар. Анда мин кеше белән эшләү тәҗрибәсен тупладым. Кайсысын фотога төшәргә, кайсысын туры эфирга чакырырга кирәк иде. Директорга бу эшләрнең әһәмиятен җиткерә белү дә кирәк. Кем беләндер бер ай, кем беләндер бер ел хезмәттәшлек иттем. Балалар киеме, йорт җиһазлары, хәләл кафе – кыскасы, өч ел эчендә мин 15 өлкәне үзләштердем. Бу вакытта мин берөзлексез үз блогымны да алып бардым. Моның миңа файдага икәнен гел уйламыйча. Ә нәтиҗәдә мин оттым, чөнки башкалар интернетта эшли, тик үзен күрсәтми, гел кадр артында кала бирә.
– Интернетта чыннан да зур күләмдә акча эшләп буламы?
– Интернетта өч төрле юл белән акча эшләргә була. Беренчесе – блог алып бару. Татарстанда да күп алар. Күпчелеге бүләк уйнату, гив ярдәмендә подписчиклар җыя. Кызык сторислар куялар, файдалы яки матур видеолар төшерәләр, киңәшләрен бирәләр. Кешеләр аларга языла. Кибетләр аларга реклама бирә.
Чаллыда блогын үстерү өчен 300 мең сум акча керткән һәм шулкадәр күләмдә тагын кертәчәк кешене беләм. Аның 50 мең язылучысы бар һәм алар чын, ягъни актив. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен ул башка блогерлардан үзенә реклама ясатты – бер блогерда бу хезмәт 5-7 мең сум. Ә инде күпсанлы азык-төлек, кием кибетләре үз чиратында шушы Чаллы блогерына реклама бирә. Ул шулай акча эшли.
Тик блогер булу өчен билгеле бер шартлар кирәк – кеше үз тормышын күрсәтергә, матур итеп сөйли белергә, кызыклы булырга тиеш.
Икенче юл – үз өлкәңдә яхшы белгеч булу. Әйтик, хәзер нутрициология модада. Аның консультациясе 5 мең сум тора. Әгәр ул сторислар аша үзе белән таныштыра, файдалы видеолар төшерә икән, аның клиентлары артачак, атнага бер клиент язылса да, аена 25 мең сум акча эшли ала дигән сүз. Яки бьюти-осталар, ягъни керфек үстерү, каш ясау кебек өлкә белгечләре үз хезмәтенә интернет аша реклама ясаса, керемен күпкә арттыра ала. Уенчыклар бәйлисеңме, торт пешерәсеңме, портрет ясыйсыңмы, токмач кисәсеңме – бу рәвешле эшләү файдалы.
Социаль челтәрләр миңа аз бюджетлы мәйданчык булулары белән ошый. Күпләр аларны бушлай эшли дип уйлый. Тик бу ялгыш фикер. Түләүсез реклама булмый. Аудиторияңне арттыру өчен акча кертергә кирәк. Монда максат – үзең турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә белгертү, үзеңне таныту.
Өченче юл – СММ-белгеч булып эшләү. Бу белгеч клиентның товарын социаль челтәрләрдә тарата, рекламалый. Ни рәвешле? Кибетенә барып видео төшерә, аны эшкәртә, монтажлый, матур итеп «төрә», төрле урыннарда урнаштыра. Сторис, рилз, клиплар уйлап таба, иҗат итә, башка блогерлар, шәһәрдәге популяр пабликлар белән эшли, чараларда катнаша, аларны үзе оештыра. Бер проект өчен эш хакы аена 15 мең сумнан башлана. Ике, өч проект та алып барырга мөмкин.
– Тәҗрибәсе булмаган кеше бу эшләрне башкарып чыга аламы?
– Теләгең булса, барысына да өйрәнергә була.
– Ни өчен соң алай булгач укыган, өйрәнгәннән соң интернет аша акча эшләүчеләр аз?
– Дөресен әйтимме? Ялкаулык комачаулый. Социаль челтәрләрдә эшләү ул озакка сузылган эш. Көненә 2-4 сәгатьлек эш ул, диләр. Бу әкият. Профессиональ аккаунтны танытканда син шуның белән яшәргә тиеш. Җитәкче, сатучылар белән һәрвакыт элемтәдә булу, һәр нәрсәне үзара сөйләшеп эшләү кирәк. Эшмәкәр үз проектын юктан диярлек күтәрә, чын тормышта эшли, ә син аңа тиң партнер буласың – аның бизнесын һәрьяклап интернетта, һәр челтәрдә ачасың. Монда төрле идеяләрне уйлап табарга һәм тормышка ашырырга, стратегия төзергә, шәһәрдәге кирәкле белгечләр белән уртак тел таба белергә дә кирәк. Боларны белгәннән соң бу эштән баш тартучылар күп. Оялучылар, куркучылар да бар. Шул рәвешле бик яхшы мөмкинлекләрне кулдан ычкындыралар. Чөнки мин әйткән хезмәт хакы - 15 мең сум ул ким дигәндә. Яхшы белгеч бер проектны алып барган өчен 25-30 мең сум алырга да мөмкин. Чаллыда шул күләмдә түләүчеләр бар.
– Бу һөнәрне үзләштерү өчен нинди шартлар, нинди сыйфатларга ия булу кирәк?
– Компьютерда, телефонда эшли белү, матур кадрларны күрә белү. Кайбер кушымталарда эшли белү, таргетны өйрәү кирәк. Техник белемнәрнең кайсысын да үзләштереп була. Шулай да башыңдагы уй, теләкләр дә мөһим. Үз-үзеңә ышанасыңмы, нинди максатларга ирешергә телисең бит. Булганы җитә дип яшисең икән, бу остарырга комачаулаячак. Бүгенге заманда оялчан, тыйнак булу, кеше кушканны көтеп утыру сезнең файдага түгел. Күбрәк акча эшләү өчен үзеңне танытырга, актив, кыю булырга, тиешеннән бераз булса да артыграк эшләргә, уйлаганыңны тормышка ашырырга кирәк.
– Син үзең дә яулыктан. Әлегә шәригать кушканча яшәмәсә дә, әдәп чикләрен истә тоткан кешеләргә «тыйнак булмагыз» дигәнне ничек аңларга?
– Артык тыйнак булмагыз дигәндә мин киемсез йөрү, ямьсез сүзләр әйтү яки хокук бозуларны күздә тотмыйм. Булган потенциалыңны файдаланмау, табигатьтән бирелгән мөмкинлекләреңне кулланмау турында бара сүз. Үз эшчәнлегең турында «Кемгә кирәк инде бу?» дип уйлау, «Минем кебекләр күп инде ул» дигән тормыш позициясе дөрес түгел. Кирәк чагында үзеңне якларга, үз фикереңне әйтергә, белемнәрең бар икән, аларны тормышта кулланырга кирәк. Мин башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән һәм уңышлы гына блогын алып барган шәһәрдәшебезне беләм. Үземне дә мисал итеп китерә алам. Март аенда миңа «Чаллының иң яхшы бизнес-блогы» премиясен бирделәр. Гәрчә мин номинацияләнгәннәр арасындә башта булмасам да. Мин аларга үзем яздым, ә ни өчен мине кертмәдегез дип. Онытканбыз дип җавап бирделәр. Нәтиҗәдә мине исемлеккә керттеләр һәм тавыш бирү нәтиҗәсендә мин җиңдем.
– Синең белән туры эфирда сөйләшкәндә шундый сорау бирделәр – интернет-һөнәрләр ул вакытлы күренешме, биредә перспектива бармы?
– Реклама һәрвакыт булган, бар һәм булачак. Беренче газеталарда да булган ул, элеккеге заманнарда да кибетләргә чакырып торучылар булган. Элек бу эшчәнлек телевидениедә алып барылса, хәзер интернетка күчте. Ә инде интернет икенче планга күчкәч, яңа өлкә барлыкка киләчәк. Ул метагаләм, ягъни виртуаль галәм дип атала. Анда без гади бүлмәдә утырган килеш виртуаль күзлекләр киеп, виртуаль шәһәрдә йөриячәкбез, шул дөньяда бизнес алып барачакбыз. Бу күренешне күз алдына китерер өчен «Главный герой» (Fre quy) фильмын карарга тәкъдим итәм. Анда да реклама кирәк булачак. Шуңа, һичшиксез, перспективасы бар дип саныйм.
Фото Диана Хәмидуллинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев