Динар Шәйгалләмов: «Тереләм дә хәрби операциягә тагын китәм!»
Ватанны саклаучылар көне алдыннан шәһәрнең 37нче урта мәктәбендә патриотик чара оештырылган иде. Анда үз теләге белән махсус хәрби операциягә китеп, алты айлап фронтта булып кайткан физкультура һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү фәннәре укытучысы Динар Шәйгалләмов та чакырулы иде.
Динар Домирович белән шунда ук танышып, әңгәмә корырга сөйләштек. Шушы көннәрдә генә ул Казанда тезенә операция ясатты, августта икенче тезенә дә операция көтелә. Хәзерге вакытта Чаллының сугыш ветераннары госпиталендә реабилитация уза.
«Китәсемне беркемгә дә әйтмәдем»
– Ничек итеп хезмәткә киттемме?! Бу минем гражданлык бурычым дип саныйм! Ватан сугышында безнең бабайлар да, яшь булуларына карамастан, илебезне фашистлардан азат итүгә чыгып киткәннәр. Мин дә йөрәгем кушуы буенча эшләдем. Берсендә шулай эшкә барганда «Алга» батальонына сайлап алу бара дигән игълан күрдем. Бу тагын бер этәргеч булды, – дип сөйләп китте Динар Домирович.
Башта үзенең хәрби операциягә барырга теләве турында бер кешегә дә әйтми ул. Әкрен генә мәгълүмат туплый башлый, хәрби комиссариатка бара. «Барып йөрмә, кирәк түгел! Безнең көчләр җитә», – дип тә әйтәләр аңа. Әмма бу ир-атны туктатмый.
– Барырга дигән карар кабул иткән идем инде. Шуңа да ныклап әзерләнә башладым: йөгердем, үземне физик күнекмәләр белән чыныктырдым. Соңыннан гаиләмә әйттем. Тормыш иптәшем Вероника да, өч балам да башта ышанмадылар шикелле. Ә китәргә вакытым җиткәч, хатыным елый башлады. Бәлки китмәс әле дип өметләнеп йөргән булгандыр ул. Вероника гына түгел, Алабугада яшәүче әнием дә, туганнарым да яныма килеп: «Барма! Синең өчен куркабыз! Үзеңне андый куркыныч астына куйма!» – дип әйттеләр. Тормыш иптәшем хәтта хәрби комиссар янына барып, мине батальонга алмауларын сорап гаризалар да язып йөрде. Алар нишләсеннәр инде?! Мин карар кабул иткән идем инде! Бу 2022 елның җәй айлары иде.
Украинага эшкә дип китеп бардым. Иң беренче безне Казанга җибәрделәр, анда тиешле әйберләрне бирделәр, махсус киендерделәр. Соңыннан безне 6 автобус белән Оренбург өлкәсенең Тоцкое бистәсенә алып киттеләр, анда бригадаларга бүлделәр. Биредә ике айлап хәрби әзерлек үттек. Авыр булды! Күп кеше түзә алмыйча кире өйгә дә кайтып китте. Миңа бик җаваплы эш йөкләнде – пулеметчик булдым. Бер җирдән генә түгел, берничә позициядән атарга өйрәндем.
Аннары, олы машиналарга утырып, август ахырларында фронтка чыгып киттек. Билгеләнгән урынга поезд белән биш тәүлек бардык. Барысы да Татарстан егетләре, алар белән тиз арада дустанә мөнәсәбәт урнашты. Мин аларга үземә ышанган кебек ышандым. Ә бүтәнчә булмый! Шулай итеп хәрби хезмәт башланды да инде. Өч айга якын окопларда яшәдек, безгә оборонаны саклап тору йөкләнде. Биш метр саен окоплар казып, аерым-аерым тордык. Бер-беребезгә «кунакка» да йөрештек. Куркыныч! Бөтен җирдә атыш, шартлау тавышлары. Әле билгеләнгән урынга барып җиткәнче үк үлемнән калдык. Олы машиналар белән йөк тә алып бардык бит. Бездән соң тагын бер төркем барырга тиеш иде. Без кирәкле урынга чыгып калдык, ә теге төркемгә һөҗүм иткәннәр, үлүчеләр дә булган, – дип авыр сулап куя әңгәмәдәшем.
«Дусларым туганнарга әйләнде»
Хәрби Динар Шәйгалләмов бераз сөйли дә тынып кала, карашын каядыр еракка төби, сүз табу өчен вакыт ала. Сүзләре дә кайчак өзек-өзек һәм кыска аның.
– Окоплар казуыбыз да бер газапка тиң. Җир баштан йомшак ул, аскарак төшкән саен таш кебек каты. Эш кораллары бөтен кешегә дә җитми. Шуңа да кем ничек булдыра, шулай эшли. Хәтта кирка һәм балта белән дә җир казыдык. Минем буй озын бит, шуңа да миңа икеләтә эшләргә туры килде (елмаеп куя). Шуңа карамастан сугышчан дусларым минем окопны иң ышанычлысы диделәр. Окоп өстенә мин түбә дә куйдым. Шулай итеп өстә очып йөргән коптерлардан саклану чарасы ясадым, шулай ук көчле яңгырлардан да качып тору урыны булды. Атышлар вакытында дусларым минем янга килеп җитәләр иде. Шулай итеп бергә оборонаны тоттык! Минем белән төрле яшьтәге егетләр хезмәт итте, туганнарыма әйләнделәр дип әйтә алам. Ни өчен туганнарым дисеңме? Чөнки чит җирдә алардан да кадерле кеше юк. Монда бөтенебез бер йодрык кебек. Беребез бәлагә юлыкса, димәк, бөтенебезгә дә кагыла, – ди әңгәмәдәшем.
«Өйдәгеләр белән сөйләшү җаен таптык»
Динар Домировичтан элемтә турында, ягъни бер-берсе һәм якыннары белән ничек сөйләшкәннәре турында кызыксынам.
– Бер-беребез белән сөйләшеп тору өчен рация бар иде. Аннары Ватан сугышында бабайларыбыз эшләгән шикелле проводлар суздык. Атыш вакытында алар гел өзелә иде, аннары связистлар дистәләгән километр ара йөгереп, проводларны тикшереп йөриләр. Көн саен стресс инде, атыш бара, минометлар уты, гел снаряд очып тора... Башта куркып каласың, аннары ияләшәсең.
Өйдәгеләр белән үз телефоныбыз аша сөйләшеп тордык. Минем ике телефон иде. Кәрәзле телефонны кулланырга рөхсәт булмаса да, өйдәгеләргә «Мин исән» дигән sms-хәбәр җибәрдек без. Ходайның рәхмәте, фаҗига булмады. Еш булмаса да, өйдәгеләргә болай да язгалап тордык. Мин гел татарча яза идем, анысы да бер саклану чарасы. Тормыш иптәшем Вероника белән код-сүзебез бар иде. Сугыш бит бу, нәрсә булмас. Аннары мошенниклык очраклары да була. Әсирлеккә эләгүең дә бар. Шул сүз аша мине шундук танып алыр иде ул! Хәрби операциягә киткәнче үк бу турыда сөйләшеп куйдык.
«Кайтырмын дип сүз бирдем – кайттым!»
Әңгәмәдәшемнең әйтүенчә, хәрби операция шартларында аңа хәрби әзерлек үзәгендә алган белеме ярдәм иткән. Элеккеге кыенлыклар аның өчен чүп кенә булып тоелган.
– 2022 елның ноябрь ахырларына кадәр хезмәттә булдым. Аннары сәламәтлегем бик нык какшады, тезләремнең авыртуына чыдый алмый башладым һәм миңа өйгә кайтырга туры килде. Шуңа карамастан, сугышчан дусларым белән гел хәбәрләшеп торабыз, – дип сөйли «Алга» батальоны сугышчысы Динар Шәйгалләмов.
Туган ягына кайткач, тулы медицина тикшерүе үтә башлый. Ике тезендә дә менискларның өзелүе, ягъни тез суставларының чәрдәкләнүе ачыклана, операция кирәк була. Шулай ук биленә дә зыян килә. «Дәвалау курсын узып бетергәч, тагын китәм. Анда иптәшләрем. Без бармасак, кем барыр? Илебезне сакларга кирәк. Якыннарыма кире кайтырмын дип сүз бирдем. Ә мин сүземдә тора торган кеше, – ди ул тыныч кына.
Махсус хәрби операция зонасыннан якыннарының ничек каршы алуын да сорыйм.
– Мин өйгә төнлә генә кайттым. Сюрприз ясамакчы идем, барып чыкмады, белделәр. Ничә айлар буе күрешмичә тордык бит, гаиләм бик сагынган иде. Тормыш иптәшем дә, 11 һәм 18 яшьлек кызларым да елый башладылар, шундый җылы, матур очрашу булды ул. Улым да бар минем, аңа 21 яшь. Ул шулай ук хәрби, Россия-Финляндия чигендә хезмәт итә. Хатыным белән мин күргәннәрне сөйләшмәскә тырышабыз. Ул бик сабыр, тыйнак, әмма сугыш сүзен ишетә алмый. Минем өчен бик борчыла. Аны да аңлыйм. Монда калучыларга икеләтә авыр дим. Көн саен газаплы көтү бит – исәнме, яраланмаганмы, хәле ничек.
Аллаһка шөкер, төннәрен яхшы йоклыйм. Алайса, начар төшләр кереп интектерер дигән идем... Төшләр күрәм анысы. Сугышчан дусларым бар бит минем. Менә берсе матур итеп елмаеп карап тора һәм бер мәлдә юкка чыга, һәлак була димәк...
Туган ягыма кайткач чаңгычы дусларым белән дә очраштым. Мин бит 10 елдан артык чаңгыда шуам. Алар гаҗәпләнде инде, мине герой диләр. Үзем исә алай дип санамыйм. Үз Ватанын чиксез яратучы гади кеше генә мин. Мәктәптәге хезмәттәшләрем дә башта ышанмадылар. Әйтеп тә йөрмәдем инде анысы. Кайбер укытучыларга Лисичанскига шәһәрне төзекләндерергә барам дип әйттем. Аннары гына алар чын дөресен белгәннәр.
«Кызымның тавышын ишетүгә еладым»
Балаларым да сугышка китүемне авыр кичерде. Тормыш иптәшем кечкенә кызыбызның еш кына күңелсезләнеп йөрүен, елаганын яза иде. Анысы әтисе кызы минем, әйтеп аңлата алмаслык элемтә бар безнең. Әле берсендә хәтерлим, яраланган солдатлар белән якындагы авылга чыгып киттек. Шунда телефон аша гаилә белән сөйләшеп алырга мөмкинлек булды. Кызымның тавышын ишетү белән үземне тыеп тора алмадым, еладым... Улым исә фронтка китүемне белгәч, sms-хәбәр язды: «Әти, син минем өчен герой». 18 яшьлек кызым да үзенең кичерешләрен әйтте. Баксаң, ул мине махсус операциядән каты бәгырьле, начар уйлы булып кайтырмын дип уйлаган. Хәтерлим, инде кайтыр вакыт җиткәч, мин гаиләмә фотомны җибәрдем. Ә мин анда олы сакал белән, тышкы кыяфәтем дә мактанырлык түгел. Кызым шул фотоны күргән дә: «Әтием шундый ук! Күзләре нинди матур, ялтырап тора, яхшылык бөркелеп тора үзеннән!» – дигән.
Мин анда ике китап та укырга өлгердем. Алар классик әсәрләр түгел, детективлар. Укып утырасың, китаптагы вакыйгаларга кереп китәсең, хәтта үзеңнең кайда икәнеңне дә онытып җибәрәсең. Атыш, шартлау тавышлары сине айнытып җибәрә, – дип сөйли Динар Домирович.
«Армиядән чыныгу алып кайтасың»
Яшь буынга ул түбәндәгеләрне әйтә:
– Егет кеше армиягә барырга тиеш! Качып йөрү килешми дип саныйм. Армиядән чыныгу алып кайтасың. Ә җиңү безнеке булачак. Яу кырында ятып калган егетләребез өчен булса да без аларны җиңәргә тиеш. Терелеп кенә чыгыйм, үзем дә кузгалам. Минем хәзер тәҗрибәм дә бар, яңа гына хезмәткә алынган егетләргә булыша да алам.
Яшьләр, әйтергә теләгәнем шул: туган җирегезне яратыгыз, үзегездә патриотлык рухы тәрбияләгез! Һәрвакыт кеше булып калыгыз! Кешегә карата игътибарлы, ачык, ярдәмчел булырга өйрәнегез, – ди кыю йөрәкле шәһәрдәшебез.
/ Гөлия Ибатуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев