Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Диплом бирү хокукыннан мәхрүм иткәннәр

Россия мәгариф күзәтчелеге Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының дәүләт аккредитациясен вакытлыча гамәлдән чыгарган. Шул рәвешле, кимчелекләрне бетергәнче, югары уку йорты дәүләт үрнәгендәге дипломнар тапшыра алмаячак. Институтның уку-укыту эшләре буенча проректоры Эдуард Хәдиуллин сүзләренә караганда, әлеге югары уку йортында 2015 елның 9-15 декабрендә планнан тыш тикшерү уздырылган. Тикшерү барышында кайбер...

Россия мәгариф күзәтчелеге Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының дәүләт аккредитациясен вакытлыча гамәлдән чыгарган. Шул рәвешле, кимчелекләрне бетергәнче, югары уку йорты дәүләт үрнәгендәге дипломнар тапшыра алмаячак.

Институтның уку-укыту эшләре буенча проректоры Эдуард Хәдиуллин сүзләренә караганда, әлеге югары уку йортында 2015 елның 9-15 декабрендә планнан тыш тикшерү уздырылган. Тикшерү барышында кайбер документларның дәүләт үрнәкләренә туры китереп тутырылмавы ачыкланган. Шул рәвешле, югары уку йортының кайбер юнәлешләре буенча дәүләт аккредитациясе бер айга гамәлдән чыгарылган.

"Институт 2016 елның гыйнварында кимчелекләрне төзәтеп, Россия мәгариф күзәтчелегенә хисап җибәрде, - дип сөйли Эдуард Хәдиуллин. - Якын арада күзәтчелек әлеге хисаплар белән танышып, аккредитацияне яңарту турында карар чыгарыр дип көтелә".

Бер ай дәвамында шулай ук әлеге институтның Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай һәм Чаллыдагы филиаллары да дәүләт үрнәгендәге дипломнар тапшыру хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев