Шəhри Чаллы

Директор – әтиебез, класс җитәкчесе – әниебез булды…

Го­мер­ләр­нең иң бә­хет­ле  Сә­гать­лә­ре сук­кан гы­на. Бер ка­ра­саң, ин­де тук­сан, Бер ка­ра­саң, тук­сан гы­на. Тук­сан бит ул – тик сан гы­на… Бу ши­гырь юл­ла­ры без­нең укы­ту­чы­быз, Зәй ра­йо­ны­ның Би­геш авы­лын­да ур­наш­кан ба­ла­лар йор­ты ди­рек­то­ры Ирек Та­һир улы Ура­за­ев­ка ба­гыш­лап языл­ган ди­яр­сең. Аңа бы­ел 90 яшь тул­ды.

Шул хөрмәттән без, 60-70 елларда әлеге балалар йортында тәрбияләнучеләр, Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче остазыбызны гомер бәйрәме белән котларга җыелдык. Очрашу бик җылы булды, барыбыз да нык дулкынланган идек. Күрешмәгәнгә 50 елдан артык вакыт узган. Олыгайганбыз, үзгәргәнбез. Әмма Ирек абый безне таныды, хәтта кайберәүләрнең исемнәрен дә онытмаган икән.

Бәйрәмне Фәргать Хәмитов һәм Гөлия Садриева оештырдылар. Ил буйлап таралган сабакташларны җыюга берничә ай вакыт кирәк булган. Тырышкан – тапкан, дигәндәй, кафеда утызлап кеше җыелдык. Һәрберебез үзенең балалар йортына ничек эләгүе, ятимлек ачысы турында сөйләде. Романнар язарлык гыйбрәтле язмышлар, хатирәләр…

Безне тормыш юлында югалып калмыйча, каршылыкларны жиңеп яшәргә, алга барырга өйрәтүче укытучыбыз! Без, ятимнәр, Сезне әтиебез урынына күрдек. Үзегезгә Ирек Таһирович дип эндәшсәк тә, күңелебездән әтиебез итеп тойдык. Башларыбыздан сыйпап, назлап яраткан кулларыгызның җылысы бер дә онытылмый. Сез һәм сезнең җитәкчелектә эшләгән тәрбиячеләребез, техник хезмәткәрләр безне кеше итәр өчен күп көч куйдылар. Рәхмәт аларга.

Ятимлектән, кимсетелүдән үзәкләре өзелгән кыргый балаларның йөрәкләренә ачкыч табып тәрбияләү үзе бер сәнгать ул. Чыннан да, кыргыйлар идек шул. Безне кулга ияләштерер өчен купме көч, сабырлык, вакыт сарыф ителгән. Хезмәтегез юкка чыкмады, хөрмәтле тәрбиячеләребез. Сез безгә тормыш өчен кирәкле бөтен сыйфатларны да бирә алгансыз. Иң кирәклесе - хезмәт тәрбиясе алганбыз. Эш сөйгән кеше уз урынын таба, югалмый. Безнең Бигеш балалар йортында физик тәрбия дә югары дәрәҗәдә иде. Нинди генә спорт инвентаре юк иде бездә! Спорт ярышларында егет-кызларыбыз гел беренче урыннар яулап кайталар иде. Сәнгать тәрбиясе дә көчле булды. Музыка уен коралларыннан баян, аккордеон, гармун, мандолина (мин дә ойрәндем мандолинада уйнарга) һәм башкалар бар иде. Хәтта тынлы оркестр да оештырдылар. Әти-әниле авыл балалары безнен тормышка кызыгалар иде. Без озын тәнәфес вакытында ашарга чыгып киткәндә алар нәүмизләнеп калалар, чөнки ул чакта урта мәктәп укучылары өчен кайнар ашлар юк иде бит әле.

Югалып кала торган балалар тәрбияләмәдегез, Ирек абый, горурлана аласыз. Без тормышта үз юлыбызны таптык, профессия сайлап алдык, тырышып туган илебезгә хезмәт иттек, уңышларга ирештек. Гаилә корып, балалар үстердек, хәзер оныклар тәрбиялибез, оныкчыкларыбыз үсә. Менә шул уңышларыбызның барысын да сезгә багышлыйбыз, чөнки алар сезнең зирәк тәрбия җимеше.

Минем класс җитәкчем Ирек абыйның тормыш иптәше Розалия Салиховна иде. Ирек абый әтиебез булса, Розалия апа безгә әниләребезне алыштырды. Хатын-кызда нинди күркәм сыйфатлар бар – барысы да аңа хас. Үзе бии, җырлый, нәфис сүз остасы. Мәрхәмәтле, күңеле киң, йөзе җылылык сирпеп тора. Аңа карап мин дә укытучы һөнәрен сайлап алдым. 36 ел мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыктым. 2002 нче елда «РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» дигән исем бирделәр. Чувашиядә яшәп, үзлегемнән чуаш телен өйрәндем, гомерем буе башлангыч классларда татар балаларына чуаш телен укыттым. Розалия апа нинди генә тәрбия сәгатьләре уткәрмәде!? Тормыш итәр өчен кирәкле матур сыйфатлар тәрбияләде ул бездә. Кыз баланың киләчәктә әни булачагын аңлатты, үз-үзеңне сакларга, инсафлы булырга чакырды. Хатын-кызның нинди булырга тиеш икәнен без аннан күрдек. Мин бу көнгә кадәр китап укырга яратам. Рус-татар әдәбиятына мәхәббәт орлыгын безгә Розалия апа салды. Минем тормыш юлымда очраган иң яхшы, иң зыялы, иң сабыр хатын-кыз сез, Розалия апа. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Мин балалар йортында тәрбияләнүем белән горурланам. Моны беркайчан да, беркемнән дә яшермәдем. «Мин Бигеш балалар йортында үстем», - дип бар җиһанга әйтә алам. Очрашуга килүчеләр дә шул фикерне әйттеләр. Безнең арада табиблар, галимнәр, инженерлар һәм башка бик күп яхшы һөнәр ияләре бар. Быел Бигеш балалар йорты ачылуга 60 ел тула. Шул хөрмәттән авылда тантаналы чара оештырылса, ничек яхшы булыр иде.

Очрашу барышында Ирек абый Уразаев балалар йорты белән бәйле кызыклы һәм гыйбрәтләрне вакыйгаларны искә алды, без уйлап та карамаган серләрне ачты. Һәркайсыбызны игътибар белән тыңлап, матур теләкләрен җиткерде. Дистә еллар аны бер дә үзгәртмәгән, элеккечә төз, мөлаем, сабыр,  тирән фикерле.  Ул хәзер дә безнең өчен өлге.

…Чаллыдан кайтуыбызга бер ай узып бара. Ә мин инде остазымны, сабакташларымны сагындым. Безне ирем белән ерак юлдан соң каршы алып, кунак иткән Госман абый белән Хәния апаны рәхмәт белән искә алам. Әле дә булса сабакташлар очрашуыннан алган матур тойгылар белән яшим. Ул безгә яшәү дәрте, ышаныч, көч өстәде. Киләчәктә яңалары насыйп булыр дигән өмет белән –

Чувашиядән Гөлнур Мулюкова, ветеран-укытучы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: очрашу
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: