Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Директорның карашы алдынгы

Кайсы гына өлкәне алсаң да, эшләүче кадрларга кытлык күзәтелә. Шифаханәләрдә, кибетләрдә сәгатьләр буе чират торырга мәҗбүрсең, табиблар, сатучылар, кассирлар җитми. Яшәгән йортларыбызда подъезларны юарга, кар чистартырга җыештыручыларны, кем әйтмешли, көндез шәм кабызып эзләсәң дә табып булмый.

Мәгариф учрежденияләрендә дә шундый ук хәл. Балаларыбызга белем бирергә укытучылар җитми. Кайбер мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укытучысы берьюлы ике сыйныфта укытырга мәҗбүр. Беренче сменада бер сыйныфта, төштән соң икенчесендә. Мондый шартларда сыйфат турында нинди сүз булырга мөмкин? Дәрес үткәрү генә түгел бит, дәфтәрләрен дә тикшерәсе, дәресләренә дә әзерләнәсе бар. 
Кызым укый торган мәктәптә дә фән укытучысы ике сыйныфның «әнисе». Кичә әти-әниләрнең ватсап төркемендә язалар: «Физкультура дәресендә бер баланың башына баскетбол тубы эләккән, икенчесенең эченә тигән, өченчесенең кул бармагы сынган». Сыйныф җитәкчесе аклана: спорт залында берьюлы берничә сыйныф шөгыльләнә икән. Берьюлы – 150ләп бала. Шуларга нибары ике педагог! Укытучы табу мәктәп директорының бурычы. Димәк, ул үз вазыйфаларын тиешенчә үтәми булып чыга?! 
Кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә 18нче мәктәп директоры Наил Гайнуллины уңай мисал итеп китерергә була. Ул мәктәпкә укытучылар җәлеп итү һәм аларны читкә җибәрми, саклап калу өчен күп көч куя. Бүгенге көндә әлеге мәгариф учреждениесендә 948 укучыга 54 укытучы белем бирә. 
– Шөкер, безнең мәктәптә барлык фәннәрдән дә укытучылар җитә. Кайбер педагогларның сәгатьләре нормадан артып китә, бу бик яхшы түгел, әлбәттә. Белгәнебезчә, сыйфатлы итеп укыту өчен укытучыга төшкән йөкләнеш 24-26 сәгатьтән дә артмаска тиеш, – ди Наил Заһидуллович.
Тәҗрибәле директор гел алга карап эш итә. Бүгенге көндә башлангыч сыйныф укытучыларына да кытлык зур, чөнки соңгы елларда балалар саны арта, сыйныфлар күбәя. 
– 2025 елга Чаллыда укучылар саны кимергә мөмкин дип фаразлыйлар. Шуңа күрә һәр башлангыч сыйныф укытучысы переподготовка үтеп, башка фәннәр дә укыта алсын дигән сәясәт алып барабыз. Ул чагында миңа шәһәр буйлап мөгаллимнәр эзләргә туры килмәячәк, – ди ул. 
18нче мәктәптә барлыгы 36 сыйныф. Элеккеге елларда педагогия сыйныфлары да булган. 
– Быел юк. Шуңа да карамастан мәктәбебезне тәмамлаган өч укучы киләчәк тормышын мәгариф өлкәсе белән бәйләргә теләп, педагогия институтына укырга керде. Киләчәктә алтынчы сыйныфтан башлап, берничә юнәлештә сыйныфлар ачарга планлаштырабыз. Шул исәптән педагогик сыйныф та. Үзебезнең мәктәпне тәмамлаган укучылар безгә килсен өчен тырышабыз, – ди Наил Гайнуллин. 
Сүз уңаеннан, быел биредә 11 яшь белгеч эшли, былтыр алар 12 булган. Өч ел эш тәҗрибәсе булган укытучы яшь белгеч дип санала. 
18нче мәктәп Педагогия көллияте һәм Чаллы дәүләт педагогия университеты белән тыгыз элемтәдә тора. Наил Гайнуллин аттестация комиссиясен үзе җитәкли, студентлардан имтиханнар ала. 
– Мин имтиханда ук аларны күзәтәм, билгеләп куям. Ел саен практика үтәргә килгән 3-4 студент бездә эшкә кала. Яшь белгечләр өчен без барлык шартлар да тудырабыз, аларга төрле яклап ярдәм итәбез, остазлар билгелибез, – ди директор.
Былтыр мәктәпкә рус телен һәм әдәбиятын укытырга, үзе дә биредә белем алып чыккан, Ксения Зверева килгән. 
– Мәктәп елларында ук ул үзен актив, тырыш  итеп күрсәтте. Аны тумыштан педагог дип әйтергә була. Дәресләренә тел-теш тидедерлек түгел, әйтерсең, гомере буе укытучы булып эшләгән. Сыйныф җитәкчесе белән әйдаманнар осталыгы конкурында катнашып, Ксения шәһәрнең иң яхшы әйдаманы дигән исемгә дә лаек булды, – дип горурланып сөйли хезмәттәше хакында мәктәп директоры.
Эш тәҗрибәсе аз булуына карамастан, ул «Ел укытучысы» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабында лауреат исемен дә яулый. Яңа идеяләр, креатив фикер йөрткән яшь белгеч үзе белән мәктәпкә дус кызы Эльмира Шәрәфетдинованы да чакыра. Быел исә инглиз телен укытырга Антонина Гусеваны да килергә өндиләр. 
– Узган атнада яшь укытучылар «Креатив фикер йөртүне үстерү» дигән темага киңәшмә дә уздырдылар. Бу – яшь буын белән өлкән буын арасында тәҗрибә уртаклашу булды. Киңәшмәдән соң педагогларыбыз яшьләргә рәхмәт әйттеләр. Безгә дә алардан күп нәрсәгә өйрәнергә була. Алар коллективыбызга яңа сулыш өрделәр. Кыскасы, лаеклы алмаш үсә, – дип сөенә Наил Гайнуллин. 
Ксения Зверева үзе исә балачак хыялымны тормышка ашырдым, ди. 
– Кечкенәдән үк үзем укыган мәктәптә эшләргә хыялландым. Таныш коллектив, мине укыткан укытучылар, җитәкчеләр... Мин биредә үземне өемдә кебек хис итәм. Үз иптәшләрем белән бер команда булып эшлибез: төрле форумнарда, конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашып, тәҗрибә туплыйбыз, – ди Ксения Сергеевна. – Тиздән бер атнага Самарага «Яңа буын укытучысы» дип аталган Бөтенроссия конкурсына барабыз. Мондый чаралар бик файдалы, чөнки аннан үзеңә тәҗрибә туплап кайтасың, булганнары белән уртаклашасың.   
Яшь белгечләрнең дәресләрен укучылар да бик ярата. 
– Ксения Сергеевна бездә инде икенче елын укыта. Кирәк чакта ул яхшы да, кырыс та була белә. Аның дәресләре бик кызыклы, ул безнең белән уйнап та ала, – ди алтынчы сыйныф укучысы Руслан Шәмсетдинов. 


Чаллы мәгариф учреждениеләрендә 7718 укытучы эшли. Педагогларның 17 проценты пенсия яшендә. Укытучыларның уртача яше – 44. Ел саен белем бирү оешмаларына 250 яшь белгеч килә. Тик алар гына кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итми. Бүгенге көндә Чаллыга тагын 840 укытучы кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф укытучы