Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дизайнер Лилия Абдуллина: «Хатын-кызга чалбар кию зыянлы»

Чаллыда эксклюзив күлмәк һәм туннар кибете хуҗасы яраткан эше турында сөйләде.

Бу фикергә шәһәрдәшебез сәламәтлек турында 25 ел дәвамында белем туплаганнан соң килә. Ул хатын-кыз организмына ясалма тукымаларның гына түгел, чалбар киюнең дә начар тәэсир итүен ачыклый. Нәтиҗәдә 2022 елда «Лилия Абдуллина» бренды астында Чаллыда эксклюзив күлмәк һәм туннар кибетен ача. Бу киемнәр «сулый» торган табигый тукымалардан тегелгән, ачык җете төсләре исә рухи халәткә уңай тәэсир итә. Лилия ханым белән ГЭС бистәсенең «Татарстан» кунакханәсендә урнашкан кибетендә очраштык. Ап-ак диварлар уртасында салават күперендәге бар төсләрне үзенә алган киемнәр эленгән.
– Лилия, үзегез белән таныштырыгыз әле.
– Мин Мамадыш районы Иске Комазан авылыннан. Гаиләдә өч бала үстек – абыем һәм сеңлем бар. Миңа алты яшь вакытта әтием вафат булды һәм 1984 елны без Чаллыга күчендек. Бүген тормыш иптәшем Хәлил белән кыз һәм ул үстерәбез. Кызыбызга – 18, улыбызга 15 яшь.
– Кайда укыдыгыз?
– 2нче татар гимназиясен, сәүдә училищесын, аннары Казан сәүдә техникумын тәмамладым. 25 ел челтәрле маркетинг компаниясендә эшләдем. Бу эш сәламәтлекне кайгырту белән бәйле, күп илләрдә табибларның ябык конференцияләрендә катнашырга насыйп булды. Витаминнар, организмның күзәнәгенә кадәр тәэсир итүче биологик актив кушылмалар турында тирән белемнәр тупладым. 


– Кибет ачу идеясе ничек барлыкка килде?
– Өч яшьлек чагымда әни Мамадышта кибеттә миңа итәк күреп кайткан. Матур, тик кыйммәт – бер айлык хезмәт хакы тора икән. Кайткач, моны әтигә әйткән. Ул өч тапкыр «Матурмы?» дип сораган. Өчесендә дә уңай җавап ишеткәч, «Алырга кирәк» дигән. Хәтерлим, аны кигәч, йөгергән җиремнән туктап, озак кына итәгемә карап, тотып, сокланып тора идем. Аннан рәхәт тормыш исе килә иде. Икенче очрак алты яшьтә булды. Бу юлы әни Мамадышта куртка күреп кайткан. «Зәңгәр төстә, йомшак, җыйсаң, бер учка сыя», – ди. Хәзер дә хәтерлим ул куртканы, үз кибетемә дә шундый тукымадан плащлар тектердем. Олыларның сөйләшкәнен пәрдә артына качып тыңлап торам. «Лилиягә куртка калдырдым, кыйбат, ике айлык хезмәт хакы», – ди әни. Әти тагын өч тапкыр сорады һәм: «Матур булса алырга кирәк», – диде. Бу хатирәләрне күз яшьләрсез сөйли алмыйм – шулкадәр тәэсирле алар. Куртканы салмый өч ел кидем, бик сыйфатлы булган. Аны кигән саен бер хис туа – үземнең кадерле бала икәнлегемне аңлый идем. Хәзер күлмәкләр теккәндә шул хисләрне өстим. Ашлар, туйлар мәҗлесләрдә, Сабантуйларда миннән гел «Күлмәгең матур, каян алдың?» дип сорыйлар иде. Ә мин үземә киемне һәрвакыт тектереп кия идем. Кешеләрнең кызыксынуы мине хатын-кызлар өчен махсус кибет ачарга этәрде. 2022 елда үземне дизайнер дип игълан иттем һәм «Лилия Абдуллина» брендын дәүләт реестрында рәсми теркәдем. Кул астымда 25 тегүче эшли, эскизларын үзем уйлыйм. Бер елда меңгә якын образ булдырдык. Бу бик зур эш. Мәскәүдә, Казанда, Чаллыда сигез показ ясадым. 
– Күлмәк тегүчеләр бар, ә менә туннар тегүгә ничек алындыгыз?
– Озын күлмәккә килешле өс киеме кирәк бит. Чәшке тунымнан вакыт узу белән начар ис килә башлады. Пуховик тирләтә, чөнки һава үткәрми. Ясалма мехтан тунны башта үземә тектердем, эче – табигый тукымадан. Җылы һәм рәхәт икәненә инангач, кибеткә дә шундыйларны тектек. Инде дүртенче кыш киям, химчисткага бирәм, уңмый. Тукымасы сыйфатлы.


– Тегәргә ничек итеп өйрәндегез?
– Дизайнерлыкка да, тегүчелеккә дә укымадым, тик мәктәптән үк энә-җеп тота белә идем. Хезмәт укытучыларыма рәхмәтлемен, дәрестә альяпкыч, аннары блузка тегеп кидек. Шуны киеп авылга кайттым да кызларга, күршеләргә күрсәттем. Икенче елны куртка тектем. Әни өченче сменага заводка эшкә китә иде, ә мин кичләрен аның чемоданда сакланган запас тукымаларын алып, иртәнгә күлмәк җиткерә идем. Сабан туена әнигә бер кичтә күлмәк тектем. Өлгесез генә, чамалап кисәм – туры килә. Кукмарадан кунакка килгәндә әнинең сеңлесе тукыма белән килә иде. Туганнар кич буе җыелып сөйләшеп утыра, ә мин шул арада өч-дүрт халат тегәм. Апа аны шундый рәхәт итеп, яратып кия иде. Үскәч, бизнеска киткәч, һәр сезон саен үземә ошаган киемнәрне тектереп кия башладым.
– Чалбарга кагылышлы фикерләрегезне әйтегез әле.
– Соңгы 30-35 елда безне чалбар кияргә өйрәттеләр. Уңайлы, сүз дә юк, тик бу бит ирләр киеме. Хатын-кызның табигатенә туры килгән үз киеме – итәк, күлмәкләр бар. Ирләр бит безнекен кими. Хатын-кыз чалбар кисә, гаиләдә ике ир яши сыман, бу матур күренеш түгел. 
– Сез дә чалбар кигәнсездер? Күлмәк кия башлагач, нәрсәләр үзгәрде?
– Әйе, бик яратып, салмый кия идем. Кием алуны әлләни кирәксенми дә идем. Берничә тапкыр ирем мин малай белән яшим дип шаяртты. Башта игътибар итмәдем, шулай да күңелемдә калды. Ә җиде ел элек чалбардан баш тарттым. Хәтерлим, 35 ел элек әниемә чалбар тәкъдим иттек, спорт костюмын сатып та алды. Тик ул аны барыбер киеп урамга чыкмады – тәнем ояла диде. Шулай итеп беркайчан да чалбар кигәне булмады. Күлмәкләр кия башлагач, мин дә шуның аша үттем. Гәүдә читенсенә икән. Аннары, чалбардан йөргәндә еш кына авыр күтәрергә туры килә. Әйтик, кибеткә ипигә дип керәсең – тозын, шикәрен, башкасын аласың, искәрмәстән икешәр сумка төяп чыгасың. Ә озын күлмәктән ипигә керәм икән, башкасын алмыйм. Чөнки баскычтан күтәрелгәндә итәгемне күтәрергә кирәк ич. Һәм калган әйберләрне ал әле дип иптәшемнән сорыйм. Аннары аңа рәхмәтләремне әйтәм. Ир-ат андый мөнәсәбәттән канатланып китә, тагын ярдәм итәсе килә башлый. Шундый көндәлек моментларда да чагыла ул үзгәрешләр. Ә чалбар кигәч авыррак та күтәрәсең, йөгерәсең, ашыгасың, иреңнән алдарак чабарга да күп сорамыйсың. Бу рәвешле яшәү хатын-кызның сәламәтлегенә дә зыянлы – гормоннар башкача эшли, организм тиз таушала, эмоцияләрдә стабильлек булмый. 


– Тик күп хатын-кыз тормыш йөген үзе генә тартып барырга мәҗбүр. Аларга нишләргә? 
– Башта бит итәк кияргә була, аннары күлмәк. Аларның иң җайлысын, тәнгә рәхәтен сайларга. Хәрәкәтләнергә уңайлы булсын. Алда әйтелгән ике сумканы күтәрмәс өчен хатын-кыз хәйләкәрлеген дә эшкә җигәргә туры киләчәк. Нәтиҗәдә, фикер һәм киенү рәвеше үзгәргәч, үз-үзегезгә хөрмәт арткач, тормышыгыз да үзгәрәчәк. 
– Ни өчен сез синтетик тукымаларга каршы?
– Алар тирегә һәм эчке органнарга начар тәэсир итә. Тән тиресе пыяла белән каплап куйган шикелле була, суламый, нәтиҗәдә күзәнәкләргә һава керми, кан йөреше, фикерләү сәләте начарлана, баш авырта.
– Күлмәккә күчүегез ирегезгә ничек тәэсир итте?
– Аңа ошый. Ул миңа син башкалардан аерылып торасың ди. Хәлил бик тәрбияле гаиләдән, аның әти-әнисен бик хөрмәт итәм. Өйләнешкәч, бер мөһим сөйләшүебез истә. Ирем: «Әнием, хатын-кызларча нәфис итеп, бик матур киенә. Җае чыкканда, үзеңә бик нык ошаган әйбер күргәндә, мин акчаны кысып тота дип, үзеңдә экономить итмә», – диде. Ул вакытта мин бу сүзнең мәгънәсен аңламый идем әле. Еллар үткәч, балалар үстергәндә миндә «экономный режим» уянды бит! Беренче чиратта үзендә экономия ясый бит ул хатын-кыз. Искесе бар бит әле, миңа ярый, балаларга кирәгрәк, дисең. Шул вакыт келт итеп иремнең сүзләре искә төште. Үз-үземне җиңеп, күңелемә яткан әйберне алырга тырыштым. Җиңел булмады, билгеле. Хатын-кыз өчен иң авыры бу. Шуңа кибеткә кергән хатын-кызларны мин аңлыйм, аларны ашыктырмыйм. Ә ирем тагын бик акыллы сүз әйтте. «Синең мондый матур киемнәрең хатын-кызларда күп булмаса да, берәү булса да булырга тиеш. Эш акчада түгел, эчке халәттә» ди. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле.


– Сатып алучылар арасында аеруча истә калганнары бармы?
– Күлмәк алып киткән ханым икенче килүендә үз-үзенә мөнәсәбәте үзгәргәнен сөйләде. Тора-бара тормыш иптәше дә аңа башкача карый башлаган. Нәтиҗәдә алар аерылышырга биргән гаризаларын кире алганнар. Гаиләләрен, зур көч куеп салган йортларын саклап калганнар. Балалары тигез канат астында үсә. 
Еш кына күлмәк киеп төшкән фотосын җибәргән хатыннарын шаккаттырып, ирләре акча күчерә. Ир-егетләр «син бик матур» дип язып җибәрә. Аннары планлаштырмаган булсалар да ял итәргә китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев