Шəhри Чаллы

Дәүләт Думасы «Дача амнистиясе»нең гамәлдә булуын дәвам итә һәм киңәйтә

Дәүләт Думасы беренче укылышта 2031 елның 1 мартына кадәр гражданнарның җир кишәрлекләренә һәм торак, бакча йортларына хокукларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен, шулай ук элеккеге хуҗалары «дача амнистиясеннән» файдаланмаган җир кишәрлекләрен мирас итеп алган гражданнарның хокукларын өстәмә рәвештә якларга мөмкинлек бирүче закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Без «дача амнистиясен» берничә тапкыр озайттык, әмма хокук куллану практикасы тормыштагы барлык ситуацияләрнең дә тиешле закон карарларына туры килмәвен күрсәтте. Гражданнар гадиләштерелгән тәртиптә, күптән яшәгән торак йортларына һәм җир кишәрлекләренә үз хокукларын түләүсез рәсмиләштерә алачак. Болар барысы да безнең кешеләргә булган күчемсез милекләре белән ирекле эш итәргә һәм үз хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк».
Закон проекты белән җир кишәрлекләренә һәм аларда урнашкан торак йортларга хокукларны бер үк вакытта бушлай рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән механизмы тәкъдим ителә. Тәкъдим ителә торган нормалар 1998 елның 14 маена кадәр төзелгән һәм торак пункт чикләрендә дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрендә урнашкан торак йортларга кагыла.
Гражданга хокукларны рәсмиләштерү өчен, йортка ия булу фактын раслаучы документ белән җирле үзидарә органына бер гариза бирергә кирәк булачак.
«Хуҗаларга дәүләт пошлинасы түләргә туры килмәячәк – милек хокукын теркәүне бер үк вакытта җир кишәрлегенә һәм йортка дәүләт хакимияте органы яки җир кишәрлеге биргән җирле үзидарә органы гаризасы буенча башкарырга тәкъдим ителә. Хокукларны дәүләт теркәвенә алганнан соң, милекчегә Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә биреләчәк», - дип билгеләде Когогина.
Федераль закон проекты элеккеге җирдән файдаланучыларга даими (сроксыз) файдалану хокукында бирелгән җир кишәрлекләренә варисларның хокукларын рәсмиләштерү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Гамәлдәге закон буенча мондый хокук мирас итеп алынмый.
«Әгәр элек хуҗа җир кишәрлегенә милек хокукын теркәмәсә, ә варисның мондый кишәрлектә урнашкан бинага хокук билгели торган документлары юк икән, хәзер җир кишәрлегенә варисның хокукын тану мөмкин түгел. Закон проекты бу проблеманы хәл итәргә һәм варисларның хокукларын якларга мөмкинлек бирә», - дип өстәде парламентарий. 

http://nabchelny.ru/     Фото: люберцы.рф

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: