Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүләт хезмәткәрләренә эштә рус һәм татар телен кулланган өчен өстәмә түләү тәкъдим иттеләр

Марат Әхмәтов татар һәм рус телен кулланган өчен акча түләргә тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов дәүләт хезмәткәрләренә эштә рус һәм татар телләреннән файдаланган өчен өстәмә акча түләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул Яшь дәүләт хезмәткәрләренең беренче форумында белдерде.

Әхмәтов ике телдә, рус һәм татар телләрендә сөйләшергә мәҗбүр итү нәтиҗәсез, дигән фикер белдерде. Ул хезмәткәрләрне финанс ягыннан мотивацияләргә тәкъдим итте: эксперимент сыйфатында башта бер категория хезмәткәргә өстәмә кертү, ә аннары нәтиҗәләр уңай булса, башка төрләргә таратырга тәкъдим итте.

Чыганак: Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев