Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәниф "Бәйрәм"гә кайта

Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга тели. Ансамблнең алып баручысыЛенар Насыйров бу хакта болай дигән: "Әлегә Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә алып үткәрелгән "Истә калсын!" концертларында катнаша алмады. "Чөнки аның Чаллыда үз концертлары бара. Әмма без аның белән сөйләштек...

Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга тели. Ансамблнең алып баручысыЛенар Насыйров бу хакта болай дигән:

"Әлегә Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә алып үткәрелгән "Истә калсын!" концертларында катнаша алмады. "Чөнки аның Чаллыда үз концертлары бара. Әмма без аның белән сөйләштек инде. Ул риза. Дәнифнең үзенең дә безнең белән эшләп карау теләге булган. Аның Хәния апа белән җырлаган бик матур җырлары бар".

Дәниф Шәрәфетдинов 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи төркемендә эшләгән җырчы. Тумышы белән Актаныш районыннан. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган. Дәнифнең сәламәтлеге белән проблемалар булып вакытлыча урын өстенә калганлыгы да билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев