Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Дөнья буйлап татар эзлибез”

Туган телдә аралашу, белем алу мөмкинлеге була торып та, аннан бизәргә була. Мәдәният, гореф-гадәткә дә бармак аша карарга, аны артта калган бер тармак, фольклор, мәдәни мирасны искелек калдыгы дип санарга була. Шул ук вакытта Ватаннан аерылып та туган телне онытмыйча, милләтең белән горурланып яшәргә мөмкин. Ничек уйлыйсыз, кайсысы бу дөньяда...

Туган телдә аралашу, белем алу мөмкинлеге була торып та, аннан бизәргә була. Мәдәният, гореф-гадәткә дә бармак аша карарга, аны артта калган бер тармак, фольклор, мәдәни мирасны искелек калдыгы дип санарга була. Шул ук вакытта Ватаннан аерылып та туган телне онытмыйча, милләтең белән горурланып яшәргә мөмкин. Ничек уйлыйсыз, кайсысы бу дөньяда үз урынын табар, уңышка ирешер икән? Теленнән бизгәнеме, ана телен су урынына эчкәнеме? Германиядә яшәүче татарлар җәмгыяте лидеры Венера Вәгыйзова белән аралашкач, әнә шундый фикер барлыкка килде.

- Венера ханым, Германиядә яшәүче татарлар тарихын барлыйк әле.

-- Моннан 10-15 еллар элек үз күзләрем белән күргән, үзем шаһит булган тарих йомгагын сүтик... Мин алман җиренә 1996 елда күченеп килдем. Юк, мөшкел хәлдә булган Россиядән качу түгел иде бу. Язмыш мине Германиядә Россия автопромын, шул исәптән, КамАЗ мәнфәгатьләрен кайгыртып, килешү буенча эшләгән егет белән кавыштырды. Ул Мәскәүдә туып-үскән рус милләте кешесе иде. Ирем тора-бара Татарстанны, татар халкын шулкадәр яратты ки, ул татар телен өйрәнде, динебез, гореф-гадәтләребез белән кызыксына. Тарихта татар халкы өчен бик зур эшләр башкарган башка милләт вәкилләре исемнәрен шактый очратып була. Болар - Лев Гумилев, Михаил Худяков, Карл Фукс. Әлеге исемлеккә Лев Герасимовны да өстәр идем. Ул - Германиядә Татар оешмасын булдыруга зур өлеш керткән кеше.

-- Татарларны эзлибез дип газеталарга игълан биргән вакытларны искә төшерик әле.

-- Лев Леонидович миндә татарлыгым белән горурлану, чит илдә этник берәмлек булып сакланып калу хисләрен уятты. 2000 еллар башында бирегә дә милли азатлык хәрәкәте җилләре килеп җитте. Шуннан битараф булмаган кешеләр: "Татарларны эзлибез", - дип сөрән салды. Шулай итеп, татарлар бер йодрыкка туплана башлады. Без газеталарга мөрәҗәгать иттек, радио-телевидениедән мигрантлар өчен оештырылган тапшыруларда катнаштык. 2003 елда Берлинның Пруссия мирасы музеенда татар мәдәнияте көннәрен уздыру тәкъдиме белән чыктык. Ә тагын бер елдан Берлин университетында һәм тюркология институтында татар теле һәм тарихы атналыгын үткәрдек. Берлин университетында татар телен укыткан милләттәшебез Илмира Мифтахова татар теле курсларын оештырып җибәрде. Бу курслар акрынлап татарларның очрашу, фикер алышу, мәгълүмат алмашу мәйданына әйләнде. Шушы елны Германия башкаласындагы паркларның берсендә Сабантуй узды! Анда Майндагы Франкфурт шәһәреннән Бари Дианов килгән иде. Ул - Германиянең көнбатышында яшәүче татарлар лидеры, мин - илнең көнчыгышында. Безнең бәйрәмнәр Казан яки Мәскәүдәге кебек зур түгел, әмма ул авыл Сабантуйлары кебек, үзенчәлеген, асылын югалтмады. Тагын бер зур чараны да әйтеп узасым килә. Анысын Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәч оештырган идек. Без аны татарларның көзге очрашуы дип йөртәбез... Мин язмышыма Лев Герасимов, Бари Дианов, Равил Закиров, Рөстәм Ишкватов кебек асыл затлар белән очраштырганы өчен рәхмәтле. Безнең алмаш - яшь буын бигрәк тә актив эшли. Өметебез Ильяс Ямбеев, Азида Нәфыйкова, Дания Зиннәтуллина кебек егет-кызларда. Кызым Юлия дә - бөтен эшләребездә беренче ярдәмче. Әлбәттә, чараларыбыз Муса Маликов, Айдар Гайнуллин, Илүсә Хуҗина кебек талантлардан башка үтми. Бу чаралар Финляндия, Франция, Швеция һәм башка илләрдәге татарларны да үзенә җыя. Германиядә яшәүче татарлар шулкадәр милли көйләргә, җырларга сусаган ки, алар Сабантуй кебек бәйрәмнәрдә катнашу өчен йөзләрчә чакрымнарны үтеп килә. Әмма дини бәйрәмнәр алай ук масштаблы узмый шул. Шулай да без һич югы 10-20 кеше җыелып, ана телебездә сөйләшер өчен, бөтен мөмкинлекләрне дә файдаланырга тырышабыз.

-

-

-Киттем Герман җиренә...

-- Германиядә ничә буын татар яши икән? Татарлар оешмасы аларның барысын да бергә туплап тора аламы? Ул, гомумән, барлык төрки милләттәшләрне дә үзенә җәлеп итәме?

-- Кызганыч, бу сорауга төгәл җавап биреп булмый. Чөнки безне этник берәмлек буларак түгел, гражданлык буенча теркиләр. Шуңа күрә соңгы елларда үзебез эзләп тапкан татарлар турында гына әйтә алам. Берлинда милләттәшләребез берничә дистә булса, Германия буенча алар берничә меңгә җитә. Әлбәттә, барысы да актив дигән сүз түгел. Безнең оешма татар халкы белән кызыксынган барлык кешеләр өчен дә ачык. Активистлар арасында руслар, төрекләр, немецлар бар. Әлбәттә, без бөтен төрки халыкны берләштерүне үз өстебезгә ала алмыйбыз. Бу җәһәттән төрекләрнең оешмасы бик көчле. Моннан тыш, бездә берничә төрле юнәлештә эшли торган оешмалар да бар. Без сәясәттән читтә һәм төрле мәдәниятләрнең үзара аралашуын күз уңында тотып эш итәбез.

-- Берлинда мәчетләр бармы?

-- Татар мәчете юк. Чөнки биредә өммәтебез алай зур түгел. Шуңа күрә имам тотарга хәлебездән килми. Күбебез соңгы ике дистә елда күчеп килгән мигрантлар. Бик күпләр әле дә финанс кыенлыклар кичерә. Әмма арабызда рухи таянычыбыз булырдай шәхесләр дә бар. Әйтик, ислам белгече, фәннәр кандидаты Руфат Саттаров. Хәер, Германиядә, Берлинның үзендә дә мәчетләр шактый. Берлинда 70тән артык Аллаһ йорты һәм 200ләп җәмгыять бар. Күбесе архитектурасы буенча мәчетне хәтерләтми, алар күбрәк намаз уку йортлары. Шулай да манаралы мәчетләр дә, мөселман зиратлары да бар. Миңа калса, мөселманнар Берлинда үзләрен, әйтик, Мәскәүгә караганда да уңайлырак хис итәләрдер. Чөнки Россия башкаласында зират өчен җир алу гына да гаугалы. Хәтта мөселманнар Россия гражданлык җәмгыятенең аерылгысыз бер өлеше булып торса да. Димәк, Германиядә аралашу культурасы шулкадәр югары дәрәҗәдә корылган ки, монда мөселманнар да, Будда динен тотучылар да, православлар да, башка конфессия вәкилләре дә үзләрен кимсетелгән яисә килмешәкләр итеп тоймый.

-- Кайсы гына чорны алып карасак та, татарлар Алман иле белән турыдан-туры бәйле. Әмма ул тарих әле дә яхшылап өйрәнелмәгән, фәнни эзләнүләр дә соңгы елларда гына җанланды кебек. Сез бу өлкәдә нинди эшләр башкарасыз?

-- Без туктаусыз эзләнүдә һәм шушы эшебез җимешләрен алты ел дәвамында "АлТаБаш" журналында яктыртып килдек. Ул - алдан электрон газета, соңрак журналга әйләнде. Башка илләрдә яшәүче татарлар да бай эчтәлекле мәкаләләрен юллап торды. Мисырдан Әл-Әзһәр университеты студентлары, Һиндстанда яшәүче галимнәр дә татар тарихына багышланган язмалар юллады. Әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында журналны нәшер итүне туктатып торырга мәҗбүр булдык.

-Моннан тыш, татар зиратын реставрацияләү белән шөгыльләндек. Йөз еллык зират Берлиннан ерак түгел, Вюнсдорф шәһәре янындарак. Нәкъ менә шушы җирдә йөз ел элек татар һәм мөселман әсирләре өчен махсус лагерьлар булган. 409 милләттәшебез шушы җирдә мәңгелеккә ятып калган. Реставрация өчен акчаны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүлеп биргән иде. Ул вакытта Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин бу изге эшкә үз акчасын кызганмады. Һәйкәлнең дүрт ягына чалма рәвешендә почмак конструкцияләре генә урнаштырасы калды. Без матди ярдәм сорап, Чаллы шәһәре җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән идек. Бу изге эш өчен тотылачак сумма да алай зур түгел - 10 мең сум гына иде. Чаллы рәссамнары бу конструкцияләрнең моделен дә ясаган иде инде. Әмма эшебез төгәлләнмичә, ярты юлда тукталып калды, әле дә ярдәм кулы сузучыларны көтә...

-- Күптән түгел Искәндәр Гыйләҗев Идел-Урал легионы буенча тикшеренүләр үткәрде. Бу сезгә дә якын тема дип беләм.

-- Моннан 30 ел элек Муса Җәлил иҗаты белән немец телен берләштереп өйрәнә башлаган идем. Шулай итеп, шагыйрьнең немец теленә тәрҗемә иткән шигырьләрен тикшердем, лингвистик анализ ясадым. Аннан соң Җәлил, Алиш, Симай, Кормаш һәм башка легионерларның язмышына кереп чумдым. 1990 елларда бу тема читтәрәк калды. Бик катлаулы чор иде ул. Германиягә килеп эләккәч, яңадан бу тема белән шөгыльләнә башладым. Соңгы унбиш ел эчендә миндә бу темага кагылышлы гаҗәеп китапханә барлыкка килде. 2006 елда Берлинда Җәлилнең 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Кызганыч, ул вакытта Идел-Урал легионы язмалары табылмаган иде әле. Менә монда мин татарлар өчен зур эшләр башкарган тагын бер немец галимен телгә аласым килә. Тюрколог Мисте Хотопп-Рике Казан галиме Марат Гыйбатдинов белән "Язма мирас" проекты кысаларында немец дәүләт китапханәсендә эзләнү эшләре алып барды. Проект "Европа һәм дөнья архивларында татарлар тарихы" дип атала иде. Менә шул эзләнүләр вакытында Мисте дүрт пластинка табып ала. Анда өч җыр һәм ике инструменталь пьеса яздырылган. Болар - "Яшь егетләр, яшь кызлар", "Ямьле җәйләрнең айлары", "Ак каен" җырлары һәм "Баламишкин", "Күбәләк" көйләре. Пластинкада "Wolga-Tataren-Legion" дигән язу ачык күренә. Башкаручылар арасында Җәлил, Алиш булганмы, без әйтә алмыйбыз, әмма Рафаэль Мостафин хезмәтләренә таянып, бу агитбригаданың шушы ике затның уртак җимеше икәнен раслый алабыз. Дөрес, без әлегә бу пластинкаларның кайда һәм нинди шартларда яздырылуы хакында берни дә әйтә алмыйбыз. Эш алып барыла, без яңалыклар хакында хәбәр итәчәкбез. Пластинканы халыкка тәкъдим иткәндә, залда күзләре яшьләнмәгән кеше юк иде. Бу җырлар аша алар безгә әйтерсең лә, без хыянәтче булмадык, без илебезне үлеп сагына идек, дигән сүзләрен җиткерделәр.

-

-Барысы да ал да гөл... түгел икән

-- Венера ханым, сез бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаштыгыз. Моннан нинди хис-кичерешләр белән киттегез? Нинди тәкъдимнәрегез бар?

-- Барысы да ал да гөл дип әйтсәк, ялган булыр иде. Кимчелекләр булу - нормаль күренеш, димәк, эшләргә, камилләшергә җирлек бар. Форумда татар телен һәм милли матбугатны саклау секциясендә яңгыраган кайбер фикерләр мине сискәндерде. Анда, татар теле рус һәм инглиз телләреннән калыша һәм моны кабул итәргә кирәк, диючеләр булды. Мондый чыгышларга колак салганчы, Мәгариф министрлыгы бу юнәлештә чит илдә ничек эшләгәннәренә күз салсын иде. Чыннан да, ата-аналар тормышта татар теле кирәк түгел, шуңа балаларыбызны рус телле мәктәпләргә бирәбез дип акланалар. Яңа стандартлар да ана телен өйрәнүгә омтылыш уятмый. Ә бит ана теленә карьера өчен комачаулый дигән ярлык тагылырга һәм ул шик астына алынырга тиеш түгел. Ул - ана теле! Аны белү, өйрәнү - һәрбер татарның бурычы. Нәкъ менә шуңа Германиядә Европа мәктәпләре популяр. Ике тел белгән белгечләр күптән нормага әйләнде бит инде. Татар теле дә цивилизацияара аралашуда ачкыч була алыр иде. Европа мәктәпләре эш алымнарын өйрәнә торган эшче төркем булдырырга вакыт җитте дип уйлыйм. Аннан соң тәҗрибә уртаклашу өчен конференцияләр оештырырга була. Сүз дә юк, "Ана теле" интернет проекты бик шәп, ләкин ул татар телен мәктәптә өйрәнүне берничек тә алмаштыра алмый. Сүз уңаеннан, ике телле мәктәпләр республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә үз урынын табар иде.

-Гөлинә Гыймадова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев