Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дөнья чемпионатының Казанда узган соңгы очрашуында Бельгия Бразилияне отты

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда узган соңгы очрашуында Бельгия командасы 2:1 исәбе белән Бразилияне отты һәм ярымфиналга чыкты. Матчны 42 мең 873 кеше тамаша кылды.

Очрашуда исәпне Бельгия уенчылары отты. Матчның 13 минутында Бразилия уенчысы Фернандиньо үз капкасына туп кертте. 31нче минутта исә Де Брейне исәпне 2:0 ясады. Бразилия җыелма командасы бер генә мәртәбә җавап бирә алды. 76нчы минутта Аугусто керткән туп ахыргы нәтиҗәне билгеләде. 

Дөнья чемпионатының ярымфиналында Бельгия командасы Франция белән очрашачак. Французлар бүген 2:0 исәбе белән Уругвайдан өстен чыкты. Шулай итеп, дөнья чемпионатында Көньяк Америкадан бер команда да калмады. Чемпион Европадан чыгачак. 

Калган ике ярымфиналчы иртәгә узасы Англия – Швеция һәм Россия – Хорватия очрашуларыннан соң билгеле булачак.

https://www.vatantat.ru/index.php?pn=4086

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев