Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дөньяда иң кыйммәтле һәм арзанлы шәһәрләр исемлеген төзегәннәр

Сингапур, Париж һәм Гонконг ‒ иң кыйммәтле, Каракас яшәү өчен иң арзанлы шәһәр булып чыккан.

The Economist (Британия) журналының аналитика бүлеге - Economist Intelligence Unit (EIU) төзегән дөньяның иң кыйммәтләре шәһәрләре исемлегендә беренче урынны Сингапур, Париж һәм Гонконг шәһәрләре  бүлешкән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Иң кыйммәтле шәһәрләр арасына шулай ук Женева, Осака, Сеул, Копенгаген, Нью-Йорк, Тель-Авив һәм Лос-Анджелес кергән.
Мәскәү әлеге рейтингта 86нчы урыннан 102нче баскычка «тәгәрәгән».
Венесуэла башкаласы Каракас яшәү өчен иң арзанлы шәһәр булып чыккан. Ул рейтингта соңгы – 133нче урынны биләгән. Сирия башкаласы Дамаск - 132нче урында.
Иң арзанлы шәһәрләр арасына шулай ук Ташкент, Алма-Ата, Бангалор, Ченнаи, Дәһли, Карачи, Лагос һәм Буэнос-Айрес кергән.
«Дамаск һәм Каракастагы үрнәкләр күрсәткәнчә, сәяси яки икътисади тотрыксызлык йогынтысында арзанлы шәһәрләрнең саны артканнан-арта бара», ‒ дип искәртә доклад авторлары.

 

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X