Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дөньяның танылган татар рәссамнары иҗаты татар конгрессы съездында тәкъдим ителде

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышы дөньяның күренекле татар рәссамнары күргәзмәсен ачу белән башланды. Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры фойесында Үзбәкстаннан Таир Шәрипов, Франциядән Ринат Акимов, Казахстаннан танылган "Сөембикә ханбикә" портретын иҗат иткән Камил Муллашев, Россиянең Санкт-Петербург шәһәреннән Елена Сайитбагина, Татарстаннан Анастасия Шамова хезмәтләре...

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышы дөньяның күренекле татар рәссамнары күргәзмәсен ачу белән башланды. Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры фойесында Үзбәкстаннан Таир Шәрипов, Франциядән Ринат Акимов, Казахстаннан танылган "Сөембикә ханбикә" портретын иҗат иткән Камил Муллашев, Россиянең Санкт-Петербург шәһәреннән Елена Сайитбагина, Татарстаннан Анастасия Шамова хезмәтләре тәкъдим ителде.

Шулай ук татар милли киеме дизайнерлары - Оренбургтан Казанда яшәп иҗат итүче Гөлфия Билалова, Казаннан Ситора Захарова коллекцияләреннән дә үрнәкләр куелды. Күргәзмә белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты. Рәсемнәр меңнән артык делегат катнашында уза торган утырышның рәсми һәм мәртәбәле кунаклары - Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинда да зур кызыксыну уятты.

Күргәзмә Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Сөембикә" журналы редакциясе тарафыннан оештырылды. "Сөембикә" журналыннан проектның авторы Рәмзия Кашапова сөйләгәнчә, күргәзмәгә чакырылган рәссамнар, дизайнерларның иҗаты белән моңа кадәр матбугатта таныштырсалар да, әле бер күргәзмәгә җыючы булмаган. "Бөтен татар халкы горурланырлык шәхесләрнең иҗатын без белергә тиеш. Таир Шәрипов, гомумән, Татарстанга беренче тапкыр килә. Аның иҗаты бик үзенчәлекле, Казанда шәхси күргәзмәсен оештыру хыялы бар", - ди Рәмзия Кашапова.

Таир Шәрипов тарихта зур эз калдырган "Бөек Ефәк юлы" темасы, үзбәк милли текстиль мотивлары белән рухланып иҗат итә. Минтимер Шәймиев аның тарихи миниатюралары, иҗаты белән якыннан танышырга теләк белдерде.

"Казан, Татарстан мине шаккатырды. Татарстан бүген төрки дөньяның лидерына әверелгән. Республикада милли мәдәниятне саклауга югары дәрәҗәдә игътибар бирелүен күрдем. Моңа бик куандым", - диде Таир Шәрипов.

Рәссам үзенең бер хезмәтен - XVI гасыр папирусына Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре буенча сурәтләгән миниатюрасын, истәлеккә Татарстан Президентына бүләк итте.

Таир Шәрипов татар халкының тарихи үткәне, легендаларына багышланган һәм бүгенгесен чагылдырган миниатюралар серияләрен иҗат итәргә теләк белдерде. "Бу татар сынлы сәнгатендә миниатюралар жанры туган вакыйга булачак", - дип өметен белдерде рәссам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X