Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дога кылгач, нигә битне сыпыралар?

Дога кылганнан соң битне сыпыру Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булып тора

Ибне Габбас радыяллаһу ганһе Рәсүлебезнең әлеге сүзләрен тапшырган: “Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать иткәндә учларыгызны ачыгыз һәм аларны аска каратмагыз. Дога кылуны тәмамлаганнан соң йөзләрегезне сыпырыгыз”.
Тугры хәлиф Гомәр радыяллаһу ганһе Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кулларын догага күтәргәннән соң, битен сыпырмыйча төшермәгәнен хәбәр иткән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
Кайбер галимнәр бу гамәлне болай дип аңлата: “Раббыбыз беркайчан да колларының догаларын игътибарсыз калдырмый һәм күтәрелгән кулларга Үзенең рәхмәтен, бәрәкәтен иңдерә. Шуның өчен әлеге нигъмәтне йөзләргә ирештерү - күркәм гамәл, чөнки кешенең йөзе аның тәненең иң мәртәбәле өлеше булып тора”.
Ягъни битне сыпырып, Раббыбызның рәхмәтенә ия булабыз, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев