Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Документларны кайда кабул итәләр?

Бүгенге җылылык субсидияләрен терки торган пунктларга көнгә 15 мең 460 кеше мөрәҗәгать итте. Барлыгы 80 меңнән артык чаллылы кабат теркәү узарга тиеш. "Эш график буенча бара. 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр чорда 24 мең кешенең документлары кабул ителәчәк. Моңа кадәр әлеге пунктлар графиктан тайпылышсыз эшләде. Бәхәсле очраклар булмады. 9 меңгә...

Бүгенге җылылык субсидияләрен терки торган пунктларга көнгә 15 мең 460 кеше мөрәҗәгать итте. Барлыгы 80 меңнән артык чаллылы кабат теркәү узарга тиеш.

"Эш график буенча бара. 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр чорда 24 мең кешенең документлары кабул ителәчәк. Моңа кадәр әлеге пунктлар графиктан тайпылышсыз эшләде. Бәхәсле очраклар булмады. 9 меңгә якын ялгыз яшәүче картларга һәм беренче төркем инвалидларга безнең белгечләр өйләренә барып хезмәт күрсәтәчәк", - диде социаль яклау идарәсе башлыгы Галина Каширина эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында.

Исегезгә төшерәбез: җылылыкка субсидия алу документларын кабат теркәү 15 августтан 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Документлар алты урында кабул ителә:

Матди ярдәм бүлеге (Гидротөзүчеләр урамы, 14-4/2/2 йорт). Телефоннар: 71-80-34, 71-43-39, 71-47-02.

Матди ярдәм бүлеге (Солнечный бульвары, 6 (17/11 йорт). Телефоннар: 47-46-53, 47-46-54, 39-88-88, 38-02-08.

"Ышаныч" халыкны социаль яклау үзәге (Муса Җәлил проспекты, 48 йорт).

"Этюд" шахмат-шашка клубы (Тынычлык проспекты, 83 йорт).

14нче балалар-яшүсмерләр үзәге (Чулман проспекты, 88 йорт).

ЗЯБ бистәсе, 6нчы мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев