Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен, документларны Россия Мәгариф министрлыгына 20 февральдән 20 апрельгә кадәр тапшырырга планлаштыралар

Лилия Әхмәтҗанова: Башлангыч мәктәп өчен яңа буын туган тел дәреслекләре әзер

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч мәктәп өчен туган тел һәм татар әдәбиятыннан сигез төрле яңа буын дәреслекләре әзерләгән һәм мәктәпләргә кайтарткан. Алар федераль исемлеккә кертелгәнче уку әсбабы рәвешендә кулланышта булачак.

«Дәреслекләр 1-4 сыйныфлар өчен уку әсбаплары буларак мәктәпләргә декабрьдә кайтты. Бу эш Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән башкарылды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә министрлыкның милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.

Дәреслек федераль исемлеккә кертелгәнче уку әсбабы булып кына санала. Аны дәреслек итеп таныту өчен, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгы белән килештерү эшләрен башкарырга тиеш. Документларны 20 февральдән 20 апрельгә кадәр билгеләнгән вакытта Мәскәүгә тапшырырга планлаштыралар.

«Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләреннән тыш, башлангыч мәктәп өчен тәрҗемә ителгән 38 укыту-методик комплект федераль исемлеккә кертү өчен әзер. Комплектка дәреслекләр, укытучылар өчен китаплар, электрон дәреслекләр керә», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Шулай ук министрлыкта 5-9 сыйныфлар өчен 41 дәреслек әзерләү буенча эш башланган. Лилия Әхмәтҗанова бу эшнең 2022 елда тәмамлануына өметләнә.

«Сәлам» дәреслеге этаплы рәвештә мәктәпләргә кайтарыла. Бишенче сыйныфлар өчен дәреслекләр агымдагы уку елында кайткан. Киләсе елда алтынчы сыйныфлар өчен кайтачак. Бүгенге көндә алар уңышлы апробация үткән. «Сәлам» дәреслеге баланың сөйләм телен, фикерләү сәләтен, аралашу мөмкинлеген үстерергә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X