Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дума комитеты Россия мәгариф министрлыгына телләр мәсьәләсенә караган тәкъдимнәр юллаган

Россия мәгариф министрлыгына Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитетыннан Россиядә туган телләрне саклау мәсьәләсенә караган тәкъдимнәр тупланмасы юлланган. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышында Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтте. "Туган телләр һәм Россия субъектларының дәүләт телләрен саклау мәсьәләсен без тынычланып, хәл итеп бетерәбез дигән...

Россия мәгариф министрлыгына Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитетыннан Россиядә туган телләрне саклау мәсьәләсенә караган тәкъдимнәр тупланмасы юлланган. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышында Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтте. "Туган телләр һәм Россия субъектларының дәүләт телләрен саклау мәсьәләсен без тынычланып, хәл итеп бетерәбез дигән фикердә калырга тиеш түгел. Туган телләрне, дәүләт телләрен саклау комплекслы алып барылырга тиеш һәм федераль үзәк бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә тиеш, - дип саный депутат. - Әгәр дә без бердәм федераль мәгариф системасы дип сөйлибез икән, ул шулай булырга тиеш. Безнең законнарда да, Конституциядә дә каралган - дәүләт телләрне саклау һәм укыту буенча гарантия бирә. Димәк, комплекслы федераль программалар булырга тиеш". Тупланмага 22 пункт кергән, дип белдерде Илдар Гыйльметдинов. Яңа елдан соң әлеге тәкъдимнәрнең парламент укуларында да каралачагын әйтте. Депутат берничә иң мөһим дип санаган пунктны санап китте: ел саен Халыкара туган тел көне уңаеннан фөнни-гамәли конференция уздыру, туган телләрне өйрәнүче галимнәр санын киметүгә юл куймау, туган телләрне саклау өлкәсендәге гамәлләрнең нәтиҗәлелеген өйрәнүне Фәннәр академиясендә тикшертү һәм тәкъдимнәр кертү, ике телле укучылар белән эшләү өчен белгечләр әзерләүне тәэмин итү, Россия Федеоациясе субъектларының дәүләт телләре торышын күзәтү системасын булдыру, бөтенроссия олимпиадалары исемлегенә Россия субъектларының дәүләт телләре буенча олимпиадаларны кертү, федераль укыту программаларында Россия субъектларының дәүләт телләрен укытуның бердәм регламентын булдыру һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев