Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дуслык бәйрәме

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында җыр фестивале - дуслык бәйрәме узды. Татарстанда үзләрен "сәхнә йолдызы" дип күпертүчеләргә кытлык юк, бездә шәхси труппа ияртеп йөрүче башкаручылар саны гына да 750гә якынлаша. Әгәр концертлар залында узган фестиваль әнә шундый чираттагы "йолдызлар" гастроле генә булса, без аларга игътибар биреп вакланмас та идек. Әмма...

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында җыр фестивале - дуслык бәйрәме узды.

Татарстанда үзләрен "сәхнә йолдызы" дип күпертүчеләргә кытлык юк, бездә шәхси труппа ияртеп йөрүче башкаручылар саны гына да 750гә якынлаша. Әгәр концертлар залында узган фестиваль әнә шундый чираттагы "йолдызлар" гастроле генә булса, без аларга игътибар биреп вакланмас та идек. Әмма әлеге җыр кичәсе ике тугандаш халык - татар белән башкорт милләтләрен берләштерү фестивале булды. Бу өлкәдә Чаллы Язучылар оешмасы да, былтыр көздә 10 башкорт әдибен чакырып һәм калада зур әдәби бәйрәм уздырып, беренче адымнарны кылган иде. Инде менә җыр фестивале дә шул ук берләшү, Ыкның ике ягындагы кытыршылыкларны юкка чыгару максатыннан башкарылды.

Икенче ел рәттән үткәрелгән җыр бәйрәменең проект хуҗасы һәм оештыручысы - Чаллы каласында яшәүче армас сәнгатькәр, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев кунакларны бик таләпчән, бик зәвыклы итеп чакыра белгән. Радик Динмөхәммәтов, Наил Шәймәрданов кебек җырчылар Татарстан тамашачысы өчен күптән таныш булса, халык артисты Азамат Тимеров яки яшь башкаручы Диана Ишниязова безнең өчен ачылып кына килә. Ә Татарстан вәкилләре булып дуслык күперен сузучы Резидә Шәрәфиева, Закир Шаһбан, Газинур Фарукшин, ахыр чиктә Равил Галиев үзе - тамашачы өчен һәрчак тансык, тыңлап туймас моң ияләре.

Гадәттән тыш җыр фестивале - ике милләт өчен дә мохтаҗ һәм кичектермәс чара. Рәсәйнең 309 номерлы мәгълүм указыннан соң Татарстанда 141 милли урта мәктәп ябылды, ә Башкортстанда мондый афәт килгән төрле дәрәҗәдәге мәктәпләрнең саны 353кә җитте. Туган телебезне, уртак мәдәниятне саклап калу өчен ике тугандаш халыкка иңне-иңгә куеп яшәмичә булмый. Равил Галиев оештырган дуслык фестивале дә безгә менә шушы яктан да бик кадерле. Аның октябрь аенда Башкортстан калаларында дәвам итүе дә бик кыйммәтле һәм үтемле чара.

Вахит Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев