Шəhри Чаллы

Дуслык күпере Мәскәү аша

Газетабызның дусты, татар телен һәм милләтен яратучы Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев шушы көннәрдә редакциябездә булып китте.

 Ул җитәкләгән оешма Мәскәүдә татар телен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә. Моннан тыш, Рөстәм әфәнде күп татарларга үрнәк булырлык гамәл кыла - газетабызның тиражын арттырырга булышты. Форсаттан файдаланып, без аның белән әңгәмә кордык. Сөйләшүебез аның туган якларына сәяхәттән башланып китте.

- Мин тумышым белән Минзәлә районыннан. Әтием Фаиз Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дусты иде. Ул мине бала тудыру йортыннан алырга да килгән. Ә миңа исемне Сәкинә ханым кушкан. Әтием совхоз директоры, ә аннары Түбән Камада көнкүреш хезмәте җитәкчесе булып эшләде. Үзем дә химкомбинатта, комсомолда эшләдем. Остазым мәрхүм Азат Зыятдинов булды. Ул милләтне, туган телне ярату буенча үзенең методикасын тәкъдим итте. Мин 23 ел Мәскәүдә яшим һәм фикердәшләрем белән бергә Азат әфәнде методикасы буенча татар яшьләрендә  туган телгә, милләткә мәхәббәт уяту юнәлешендә эш алып барырга тырышам.

-Рөстәм әфәнде, Сез төрле чаралар уздырып, татар дөньясына үзегезнең сүзегезне җиткереп торасыз. ТАССРның 100 еллыгына 100 танылган шәхес белән видеоинтервью әзерләдегез. Миләтебезнең киләчәге өчен башкарылган эшләрегез һәм Штаб турында да сөйләгез әле.

-Чирек гасыр элек КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев ДЛ-16 (Клуб деловых людей) төзи. 2015 елда Табеев вафатыннан соң, бу брендка яңа сулыш бирү турында уйлана башлыйлар. Һәм бу эшкә Штаб алына. Клубның җитәкчелек органы- Координация советы төзелә. Хәзер аны билгеле шәхес  Рәсим Акчурин  җитәкли. Менә шул ДЛ-16 ел ярым элек Штабка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 100 кызыклы шәхес белән фильм эшләгез әле дип  мөрәҗәгать итте. Кызыклы шәхесләр белән интервьюлар әзерләдек. Алар арасында легендар генерал, хәрби фәннәр Академиясе Президенты Мәхмүт Гәрәев, Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев, Россиянең атказанган табибы Дания Кәримова, композитор Рәшит Кәлимуллин һәм башкалар бар. Милләтебезнең дәрәҗәле кешләре милләт, Татарстан турында әһәмиятле фикерләр әйттеләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 кеше белән әңгәмә кордык. Аларның иң яшенә 96 яшь иде. Батырларның сугышта күргәннәре бүгенге буыга үрнәк тә, горурлык та.

ТАССРның 100 еллыгына 100 чара үткәреребез дигән идек. Шул юнәлештә аксакаллар белән очрашулар, күргәзмәләр, ифтар, корбан ашлары һәм башка кичәләр оештырдык. Ижауда, Сергачта, Чаллыда  татар матбугатына язылу кампаниясе уздырдык. Бу чаралар барысы да милләтне берләштерә.

- Бүген безнең барыбызны да татар телен ничек сакларга дигән сорау борчый. Белүемчә сез бу юнәлештә дә күп эшлисез.

- Безнең төп бурыч - кешене татар телен аңларлык итү. Без яшь буынга татар теленең, милләтенең үткәнен, бүгенгесен, киләчәген аңлатрыга тиешбез. Татар теленең уникальлеген, матурлыгын аңлап, аның  киләчәге өчен җаваплылык тою зарур. Татарча сөйләшү - горурлык, мактаулы һәм җаваплы эш. Менә шуны яшьләргә сеңдерергә кирәк. Халык санын алу алдыннан без һәр татар белән эшләргә тиешбез. Без Мәскәүдә татар яшьләрен тормышта зур максатларга, карьерага ирешеп, татар халкына, милләтенә ярдәм итәрлек булырга өндибез.  Татар кешесе өлкәннәргә хөрмәтле, аш-суга оста, уңган булган, итагатьле, мәдәниятле, гореф-гадәтләргә, йолаларга, киемнәргә хөрмәтле булырга тиеш. Безнең халыкка белемгә омтылу,  гаярьлек, тырышлык, кирәк чакта тәвәкәллек һәм бердәмлек кебек сыйфатлар хас. Татар һәрвакыт камиллеккә омтылырга тиеш. Без идеологик эш алып барабыз. Штабта 150 активист бар, чараларга 2500 ләп кеше җыела.

- Сездә төрле клублар да эшли.

- Әйе, аксакаллар клубы, “Татар мафия”, “Гиппократ” һәм башка клублар уңышлы эшли. Мәскәүдә 5 медицина югары уку йорты бар. “Гиппократ” клубы шуларда укучы яшьләрне очраштыра. Без аларны профессорлар, шәхесләр белән аралаштырып, үсәр өчен юллар ачабыз. Татар егет-кызлары очрашсын, танышсын өчен “Аулак өйләр” оештырабыз.  Штабка 20 академик, 15тән артык герой йөри. Шулай ук Шамил Тарпишев. Галина Волчек кебек танылган шәхесләр дә – бездә кунак булалар.

- Штаб башка милләтләр белән хезмәттәшлек итәме?

- Башка татар оешмаларыннан аермалы буларак, без идеологияне алга сөрәбез, чараларыбызны башкортлар белән бергә оештырабыз, төрки халыкларны да бәйрәм-кичәләргә чакырабыз. Мөселманлыкны, Ислам динен алга сөрәбез.

- Сез милли чараларга яшьләрне ничек җәлеп итәсез?

- Без төрле алымнарны кулланабыз. Бүгенге яшьләр спортны ярата. Шуны истә тотып, “Рубин”, “Нефтехим”, “Акбарс” командаларының фан клубларын булдырдык. Милләттәшләребезне татар концертларына, театрларга чакырабыз.  

- Рөстәм Фәизович, Чаллы турында да фикерләрегез белән уртаклашыгыз әле.

- Чаллы – уникаль шәһәр. Монда Табеев эшен дәвам итүче уникаль кешеләр яши. Әмма татар милли хәрәкәтенең сүлпәнлеге борчый. Әйдәгез татар милләтен, телен, мәдәниятен саклау буенча бергә эшлик. Безнең сайтка керегез, бергә эшләп, милләтебезне саклыйк.  

- Штабта Чаллы яшьләре бармы?

- Әйе, бездә актив Чаллы яшьләре бар. Безнең штаб каршында татар яшләренең аерым оешмасы  эшләп килә. Анда 15 яшьтән алып татарлар йөри. Социаль челтәрләрдә дә актив эшчәнлек алып барабыз. Безне тәүлегенә 10 мең кеше карый.

- Киләчәккә планнарыгыз?

- Без киләчәктә татар халкының милли үсеш стратегиясе буенча эшләргә җыенабыз. “Юл картасы” булдырып, милләтне, туган телне саклау, үстерү буенча таркаулыкны бетереп, стартегияне укып, бергә эшләргә, стратегия буенча яшәргә кирәк. Якын киләчәктәге төп эшебез - халык санын татар милләтенә зыян китермичә үткәрү. Халык санын алу буенча без башкорт автономиясе белән ныклап эшләргә планлашырабыз.

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: