Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эчмәскә һәм тартмаска!

Британия галимнәре яман шеш авырулары барлыкка килүнең һәм аны булдырмый калуның сәбәпләрен ачыклаган. Яман шеш авыруларын тикшерү үзәге белгечләре мәгълүматларына караганда, онкологик чирләрнең киң таралган сәбәпләре - тәмәке төтене. 17,7% ир-атларда, 12,4% хатын-кызларда барлыкка килгән яман шеш авыруларының сәбәбе нәкъ шушы. Сәбәпләр арасында икенче урында - артык симезлек, өченче урында...

Британия галимнәре яман шеш авырулары барлыкка килүнең һәм аны булдырмый калуның сәбәпләрен ачыклаган. Яман шеш авыруларын тикшерү үзәге белгечләре мәгълүматларына караганда, онкологик чирләрнең киң таралган сәбәпләре - тәмәке төтене. 17,7% ир-атларда, 12,4% хатын-кызларда барлыкка килгән яман шеш авыруларының сәбәбе нәкъ шушы.

Сәбәпләр арасында икенче урында - артык симезлек, өченче урында - артык күп күләмдә ультрафиолет нурланыш алу (мәсәлән, кызынганда).
Алкоголь эчемлекләрне чамадан тыш күп эчү, рационда клетчатка аз булу, ягъни яшелчә-җимешләрне аз ашау, һаваның пычрак булуы да онкологиягә сәбәпче булып тора.

Югарыда язылганнар нәрсә хакында сөйли? Бу фактлар яман шешне булдырмау һәркемнең үз кулында икәнне аңлата. Әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып барганнар да авырырга мөмкин. Әмма саулыгын саклаганнарның чирне булдырмауга өметләре зуррак. Шулай шул, сакланганны - саклармын дигән Ходай Тәгалә, димәк, бар да үзебезнең кулларда

http://www.omet-rb.ru/149-ya-alyklar-tasmasy/3870-echm-sk-m-tartmaska

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев