Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ефәк юлы” ачылды

Чаллыда "Ефәк юлы" сәүдә комплексы ачылды. Дөресрәге, аның беренче чираты эшли башлады. Чаллылылар телендә кытай базары дип йөртелүче 20 мең кв. метр мәйданлы бу комплекс тулысынча октябрь аенда хезмәт күрсәтә башлаячак. Республика җитәкчелеге катнашында "Ефәк юлы"н тантаналы ачу да шул вакытка планлаштырыла. Яңа сәүдә комплексында 50ләп эшмәкәр - руслар, кытайлылар...

Чаллыда "Ефәк юлы" сәүдә комплексы ачылды. Дөресрәге, аның беренче чираты эшли башлады.

Чаллылылар телендә кытай базары дип йөртелүче 20 мең кв. метр мәйданлы бу комплекс тулысынча октябрь аенда хезмәт күрсәтә башлаячак. Республика җитәкчелеге катнашында "Ефәк юлы"н тантаналы ачу да шул вакытка планлаштырыла.

Яңа сәүдә комплексында 50ләп эшмәкәр - руслар, кытайлылар һәм вьетнамлылар сәүдә итә. Соңгылары Россиянең башка шәһәрләреннән килгәннәр һәм инде Россия гражданнары булып исәпләнәләр. Биредә кием-салым, җәйге һәм кышкы аяк киемнәре, савыт-саба алырга мөмкин.

Кафе һәм медицина үзәге октябрьдә ачылачак. Сәүдә комплексы биш корпустан тора. А корпусында түбән бәядән халык куллану товарлары сатылачак. В корпусы - җәмәгать туклануы зонасы. Анда татар, рус, үзбәк, кытай кухнялары булып, һәр халыкның милли ризыклары әзерләнәчәк. Бу корпус тәүлек әйләнәсе эшләргә тиеш. Комплексның С корпусы - күргәзмә комплексы. Анда зур габаритлы товарлар тәкъдим ителә. Шул ук вакытта кече һәм урта бизнес өчен даими эшләүче күргәзмә урын алачак. Д һәм Е корпуслары - мәдәни-медицина үзәге. Аның базасында көнчыгыш медицинасы үзәге булдыру планлаштырыла.

Комплекс хуҗалары чаллылылардан тыш, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә һәм Менделеевскида яшәүчеләр дә "Ефәк юлы"ның төп сатып алучылары булыр, дип уйлыйлар.

Сәүдә комплексы хуҗалары биредә авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкәләр оештырырга да тәкъдим итәләр. Сигез мең кв. метр мәйдандагы сак астындагы автомобиль кую урыны көзге ярминкәләр өчен менә дигән урын булачак. Җирле җитештерүчеләргә биредә бушлай сәүдә итү мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев