Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Җегет авто" чын егетләр тәрбияли

Та­тар­лар­да, ми­ңа кал­са, иң по­пу­ляр әй­тем­нәр­нең бер­се “Егет ке­ше­гә җит­меш төр­ле һө­нәр дә аз”. Мо­ның бе­лән шә­һә­ре­без­нең “Җе­гет ав­то” клу­бы егет­лә­ре дә ки­ле­шә.

Алар мон­да кеч­ке­нә­дән егет ке­ше өчен тор­мыш­та ки­рәк­ле бул­ган һө­нәр­ләр­гә өй­рә­нә. Ту­лы­рак итеп әйт­кән­дә, клуб фән­ни-тех­ник иҗат­ны үс­те­рү һәм ба­ла­лар ара­сын­да тех­ник бе­лем­нәр­не по­пу­ляр­лаш­ты­ру, фән сый­ды­рыш­лы про­ект­лар өчен по­тен­ци­аль кадр­лар әзер­ләү бе­лән шө­гыль­лә­нә. Клуб ба­ла­лар­ны ин­же­нер класс­ла­ры­на һәм юга­ры уку йорт­ла­ры­ның тех­ник бел­геч­лек­лә­ре­нә укыр­га ке­рер­гә дә әзер­ли. Ин­же­нер эше­нә, фи­зи­ка­га, ма­те­ма­ти­ка һәм төр­ле ин­ст­ру­мент­лар бе­лән дө­рес эш­ләр­гә өй­рә­тү өчен клуб­та җи­һаз­лан­ды­рыл­ган ос­та­ха­нә дә бар.
Клуб эш­чән­ле­ге иҗа­ди як­тан, те­лә­сә кай­сы эш­кә ори­ги­наль якын ки­лү, ло­гик фи­кер­ләү, ко­ман­да­да уку һәм тор­мыш бу­рыч­ла­рын хәл итү ке­бек тор­мыш өчен ки­рәк­ле кү­нек­мә­ләр­не үс­те­рү­гә юнәл­де­рел­гән.
Егет­ләр ара­сын­да по­пу­ляр бул­ган әле­ге клуб­ның без­нең шә­һәр­дә ин­де 10 фи­ли­а­лы эш­ләп ки­лә. Ко­ман­да­да ба­ры­сы 30 га якын укы­ту­чы бе­лем би­рә. Клуб­та бер­ни­чә юнә­леш бу­ен­ча бе­лем би­ре­лә. Әй­тик, элек­тро­тех­ни­ка дә­рес­лә­ре ба­ла­га күп ке­нә фи­зик кү­ре­неш­ләр­не һәм про­цесс­лар­ны кы­зык­лы һәм ма­вык­тыр­гыч фор­ма­да өй­рә­нер­гә яр­дәм итә. Электр­ны ли­мон­нан чы­га­ру, чын сиг­на­ли­за­ция җыю, як­ты­лык кы­лы­чы ясау
бо­лар ба­ры­сы да элек­тро­тех­ни­ка бу­ен­ча ма­вык­тыр­гыч шө­гыль­ләр­нең аз өле­ше ге­нә.

Кон­ст­рук­ци­я­ләү дә­рес­лә­ре ба­ла­ның ка­ра­шын, ин­же­нер­лык фи­кер­лә­вен һәм вак мо­то­ри­ка­сын үс­те­рү­гә юнәл­де­рел­гән. Дә­рес­ләр­дә ба­ла­лар ме­ха­низм­нар дөнь­я­сы­на чу­ма­лар, Ар­хи­мед һәм Ле­о­нар­до Да Вин­чи ке­бек га­лим­нәр­нең ге­ни­аль иде­я­лә­рен тор­мыш­ка ашы­ра­лар.

Ро­бо­то­тех­ни­ка дә­рес­лә­рен­дә ба­ла­лар юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле ро­бот­лар бул­ды­ра һәм җан­лан­ды­ра, аны төр­ле га­мәл­ләр баш­ка­ру­га прог­рам­ма­лаш­ты­ра, шу­лай ук акыл­лы йорт тө­зи ала.
Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, клуб кы­са­ла­рын­да егет­ләр өчен җәй­ге һәм кыш­кы ла­герь­лар да эш­ләп ки­лә. Алар ту­рис­тик, фән­ни, эко­ло­гик һәм баш­ка юнә­леш­ләр бу­ен­ча эш­ли.

Бү­ген­ге көн­дә клуб­тан тыш “Җе­гет ав­то” та­ра­фын­нан ачык ос­та­ха­нә дә бул­ды­рыл­ган. “Соң­гы ва­кыт­та ба­лигъ бул­ма­ган­нар­ны җи­на­ять­че­лек да­и­рә­се­нә җә­леп итү их­ти­ма­лы­ның ар­ту­ын исәп­кә алып, клуб мәк­тәп уку­чы­ла­ры­ның ял­ла­рын үт­кә­рү өчен шарт­лар ту­ды­ру, ае­рым ал­ган­да, ачык ос­та­ха­нә бул­ды­ру ту­рын­да ка­рар ка­бул ит­те”,- ди аның җи­тәк­че­се Ай­нур Гә­рә­ев. Бу хак­та ул ту­лы­рак үзе сөй­ләр.

– Ма­ши­на, ве­ло­си­пед ке­бек тех­ни­ка тө­зе­ле­шен һәр­бер егет бе­лер­гә ти­еш. Бу ва­кыт­лы­ча ма­вы­гу гы­на тү­гел бит, мон­да ал­ган бе­лем­нәр егет­ләр­гә тор­мыш­та һәр­ва­кыт ки­рәк бу­ла­чак. Шу­шы иде­я­не тор­мыш­ка ашы­ру өчен без Рос­сия Фе­де­ра­ция гран­тын­да кат­на­шып җи­ңү яу­ла­дык. Шун­да ук җи­һаз­лар ал­дык һәм эш­кә то­тын­дык.
– Ос­та­ха­нә­нең эш­чән­ле­ге нәр­сә­дән гый­ба­рәт?
– Без мон­да ба­ла­лар бе­лән 3 юнә­леш­тә эш­ли­без. Аның бе­рен­че­се – бе­лем алу өле­ше, алар бе­лән дви­га­тель­ләр­нең ни­чек эш­лә­вен өй­рә­нә­без, тиз­лек кү­че­рү тарт­ма­сын, ма­ши­на­ның баш­ка аг­ре­гат­ла­рын сү­теп җы­я­быз. Икен­че юнә­леш – ба­ла­лар үз­лә­ре­нең тех­ни­ка­сы­на хез­мәт күр­сә­тер­гә өй­рә­нә­ләр. Ве­ло­си­пед­ла­рын алып ки­лә­ләр, без алар­ны ту­ла­ем сү­теп, май­ла­рын ал­маш­ты­рып, шун­дый эш баш­ка­ра­быз. Өчен­че юнә­леш – кар­тинг һәм баг­ги ясый­лар. Үз­лә­ре тор­ба­ла­рын ябыш­ты­рып, бар эш­лә­рен баш­ка­ра­лар. Ма­ши­на­ның ске­ле­ты әзер ин­де, җәй­гә тө­гәл­ләр­гә ди­гән мак­сат куй­д
ы­лар үзал­ла­ры­на.
– Ос­та­ха­нә­дән тыш, шу­шы юнә­леш бе­лән бәй­ле бе­рәр эш бе­лән шө­гыль­лә­нә­сез­ме?

– Ба­ла­лар бе­лән экс­кур­си­я­ләр­гә дә йө­ри­без. Мә­сә­лән, әле күп­тән тү­гел Да­мир Фа­ти­хов яны­на бар­ган идек. Ул үзе ав­тос­порт бе­лән шө­гыль­лә­нә, ярыш­лар­да һәр­ва­кыт җи­ңү яу­лый. Бу ба­ла­лар өчен бик кы­зык­лы оч­ра­шу бул­ды, алар үз­лә­рен кы­зык­сын­дыр­ган бик күп со­рау­га җа­вап ала ал­ды. Ишет­кә­не­гез бар­дыр, Чал­лы­да Ро­бер исем­ле егет бар. Ул ино­мар­ка­лар­дан рет­ро­мо­биль ясый. Бу ат­на­да ба­ла­лар бе­лән шун­да ба­рып ки­лү ни­я­те бар.

– Ос­та­ха­нә­дә, бү­ген­ге көн­дә ба­ры­сы ни­чә егет шө­гыль­лә­нә?
– Әле­гә 20 егет йө­ри. Без алар­ны яшь­лә­ре­нә ка­рап 3 төр­кем­гә бүл­дек. Кеч­ке­нә­рәк­ләр­гә бе­раз җи­ңел­рәк би­рем­нәр би­рә­без, алар­га күб­рәк сү­теп-җыю ке­бек эш­ләр кы­зык. Зур­лар ин­де, ал­да­рак әйт­кә­нем­чә, кар­тинг, баг­ги ясау бе­лән шө­гыль­лә­нә.

– Дә­рес­ләр өчен җи­һаз­лар­ны кай­дан ала­сыз?
– Бе­рен­че чи­рат­та, грант бу­ен­ча ка­рал­ган җи­һаз­лар­ны ал­дык. Шу­лай ук әти-әни­ләр бик бу­лы­ша. Егет­ләр өчен эш­чән­ле­ге кы­зык­лы бул­ган җи­һаз­лар­ны, ве­ло­си­пед­лар­ны алып ки­лә­ләр. Күп­ләр­нең га­раж­ла­рын­да кул­ла­ныш­тан чык­кан зур бул­ма­ган тех­ни­ка­лар бар бит, шу­лар­ны да алып ки­лә­ләр.
– Дә­рес­ләр­гә күп­ме ва­кыт бү­леп би­ре­лә?
– Ел бу­е­на шө­гыль­лә­нә­без. Шу­ны­сын­да ас­сы­зык­лап әй­тә­сем ки­лә, егет­ләр­нең әле­ге шө­гы­ле мәк­тәп прог­рам­ма­сы­на бер­ни­чек
тә ко­мау­чау ит­ми, ба­ры­сы да кич­ке як­та, дә­рес­ләр­дән тыш, ат­на­сы­на 3 тап­кыр үт­кә­ре­лә. Те­лә­ге бул­ган­нар хә­зер­дә язы­ла ала. Дә­рес­ләр буш­лай.
– Ос­та­х
а­нә­дә кыз­лар да шө­гыль­лә­нер­гә те­ләк бел­дер­ми­ме?
– Әле­гә кил­гән­нә­ре юк, лә­кин без ба­ры тик егет­ләр өчен ге­нә дип кат­гый чик­ләү куй­мый­быз. Шу­лай да, бу юнә­леш күб­рәк алар­да кы­зык­сы­ну уя­та. Го­му­мән, ма­лай­лар бит алар бик кеч­ке­нә яшь­тән үк ма­ши­на бе­лән кы­зык­сы­на баш­лый. Баш­та кеч­ке­нә уен­чык, ан­нан ве­ло­си­пед һәм чын ма­ши­на. Егет­ләр­дә әле­ге юнә­леш бу­ен­ча кы­зык­сы­ну үз­лә­ре бе­лән бер­гә үсә ба­ра. Тор­мыш өчен бик ки­рәк­ле дә­рес­ләр дип уй­лыйм мин мо­ны. Тех­ни­ка ва­тыл­мый тор­мый, аны ре­монт­лау өчен чит­тән ке­ше эз­ләп тор­ган­чы, үзең тө­зә­теп куя ал­саң бик ях­шы бит.

Яшь бу­ен­ча чик­лә­ү­ләр бар­мы?
Егет­ләр 6 нчы сый­ныф­тан баш­лап ки­лә­ләр. Иң мө­һи­ме – алар үз акыл­ла­ры бе­лән кай­да һәм ни өчен кил­гән­нә­рен аң­лар­га ти­еш. Тех­ник юнә­леш бул­гач, мон­да фи­зи­ка, хи­мия дә өс­тен­лек итә. Дө­рес­рә­ге, тех­ни­ка бе­лән фи­зи­ка­ның үза­ра мө­нә­сә­бә­тен аң­лый бе­леп ки­лер­гә ти­еш. Дө­рес, 4-5 нче класс­лар да ки­лә, без алар­дан баш тарт­мый­быз. Те­лә­ге бар икән, кү­ңе­лен ки­ре кай­та­рыр­га яра­мый. Шу­лай ук сту­дент­лар да йө­ри без­гә, кат­гый чик­лә­ү­ләр юк дип әй­тер идем. Хәт­тә ул­ла­ры бе­лән бер­гә әти­ләр дә ки­лә, алар да кы­зык­сы­на. Без­нең ишек­ләр һәр­кем өчен ачык, те­лә­ү­че­ләр бул­са, рә­хим ите­гез.

Әң­гә­мә­гез өчен рәх­мәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев