Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Егетләр армиягә китте

Республикада язгы чакырылыш кампаниясе тәмамланды. Татарстанның баш хәрби комиссары Сергей Погодин егетләрне язын армиягә озатуның оешкан төстә узуын билгеләп үтте. Булачак солдатларның күпчелген югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаган яшьләр тәшкил итә. Алар имтиханнарны алдан тапшырып, армиягә киттеләр. Чаллыдан югары уку йортын тәмамлаган 193 (бу шәһәрдәге гомуми санның 40%ы),...

Республикада язгы чакырылыш кампаниясе тәмамланды. Татарстанның баш хәрби комиссары Сергей Погодин егетләрне язын армиягә озатуның оешкан төстә узуын билгеләп үтте.

Булачак солдатларның күпчелген югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаган яшьләр тәшкил итә. Алар имтиханнарны алдан тапшырып, армиягә киттеләр. Чаллыдан югары уку йортын тәмамлаган 193 (бу шәһәрдәге гомуми санның 40%ы), урта махсус белемле 226 кеше хәрби хезмәткә алынды. Киңәшмәдә шәһәребез җитәкчеләренең егетләрне армиягә озату эшен яхшы оештыруын билгеләп үттеләр. "Шефлык итә торган хәрби частьләргә солдатлар туплау буенча Чаллы - лидер. Алар бу эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыктылар", - диде С.Погодин. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, бүген 195 шәһәрдәшебез Хәрби-диңгез флотында һәм Йошкар-Олада Ватан алдындагы бурычларын үти.

Киңәшмәдә шулай ук медицина комиссиясенә килмәүчеләр турында да сүз булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе Фәрһад Латыйпов бу юнәлештә уку йортлары белән элемтәне ныгытырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев