Шəhри Чаллы

Эх, акчасы...

Кесәмдә үз төбәгем сурәтләнгән акча кыштырдасын. Бүген республика халкының күбесе шул теләктә. Юкса Россия Үзәк банкы игълан иткән бәйгедә шундый активлык күрсәтерләр иде микән? Инде хәбәр иткәнебезчә, татарстанлылар тырышлыгы белән республикабыз данын яклаган Казан Кремле, "Кол Шәриф" мәчете белән Казан федераль университеты бинасы - өчесе дә икенче этапка үтте.

30 августка кадәр дәвам итәчәк әлеге этапта Россиянең "Иҗтимагый фикер" фонды халык арасында сораштыру уздырып, иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урынны сайлап алачак. Яңа акчалар тышлыгында сурәтләнү хокукын алган җиңүче символлар 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнергә тиеш.

Яңа символлар сайлау уңаеннан, Казан Кремле фотоларын #200Казань хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштыру акциясе дә башланып киткән иде. Анда республиканың гади кешеләре дә, Россиянең танылган блогерлары да катнаша. Безнең рәсемдә исә Чаллыбызның яшь биючесе Миләүшә Разова. Ул да кәгазь акчаларда Казан сурәте булуын бик тели.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: