Шəhри Чаллы

Эксперт-криминалистлар бәйрәм итә

Кеше китә эзләр кала. Эксперт-криминалистлар моны аеруча да яхшы беләләр. Чөнки нәкъ менә эзләр, еш кына, җинаять кылынган урыннарда көтелмәгән борылышларны ачыкларга һәм нәтиҗәдә, хокук бозучының эзенә төшәргә ярдәм итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгында эксперт-криминалистик хезмәт 1919 елның 1 мартыннан башлап эшләп килә. Бүгенге көндә әлеге хезмәт җинаятьләрне ачуда иң зур ярдәмче булып тора. Яр Чаллы Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең экспертиза-криминалистика бүлеген Илдар Сәйдәшев җитәкли. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без Илдар Сәйдәшев һәм бүлек белгечләре белән очрашып, эксперт-криминалистларның эш үзенчәлеге белән танышып алдык.

Беренче эксперт төркемнәренең төп эш коралы булып "Зенит" фотоаппараты, эзләр жыю өчен кирәкле булган порошоклар һәм җинаять башкарылган урында эзләрне җыю өчен инструментлар тартмасы булган. 1960 елларда исә төп тикшерү юнәлеше булып дактилоскопия - кешенең кул, бармаклар һәм аяк эзләре буенча өйрәнү кулланылган.

1976 елда шәһәребездә Эчке эшләр идарәсе оешкач, эксперт төркеме оператив-техник бүлеккә, соңрак 1991 елда экспертиза-криминалистика бүлегенә оешкан. Бүгенге көндә әлеге өлкәдә кырыктан артык белгеч хезмәт куя. Алар замана таләпләренә җавап бирүче катлаулы җиһазлар ярдәмендә унбишләп экспертиза төрен ясыйлар.

- Узган елны безнең белгечләр тарафыннан 6 меңнән артык җинаять башкарылган урыннарда төрле тикшерүләр уздырылды. 6100 дән артык экспертизалар, 13 меңнән артык тикшерүләр ясалды. Моннан тыш аерым төрләр буенча да тикшерү эшләре алып барылды. Мәсәлән, 7000 артык машина тикшерелде. Нәтиҗәдә, 13 урланган автомобиль ачыкланды. 50 дән артык икътисадый юнәлеш буенча экспертизалар ясалды. Карап торуга ул күп тә түгел кебек. Әмма аның берсен генә үткәрү барышында, кайбер вакытта 2500 ләп кәгазь бите китә. Бу бик дәвамлы һәм җентекле хезмәт, - дип аңлатып китте Илдар Сәйдәшев.

Гомумән, бүгенге көндә үткәрелә торган экспертиза төрләре җәмгыятьнең бар өлкәләре белән диярлек бәйләнгән. Мисал өчен, бухгалтерлык экспертизасы ярдәмендә әлеге өлкәдәге хисаплар тикшерелә. Наркотик, психотроп, агулы матдәләр белән эш иткәндә физико-химик экспертиза ясыйлар. Автотехник экспертиза юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм урланган машиналарны ачыкларга ярдәм итә. Трасологик экспертиза - аяк һәм кием, транспорт чаралары, корал, тешләр, ирен эзләрен һәм башкаларны тишкерә. Традицион булып саналган дактилоскопия ярдәмендә баллистик һәм шартлауларны тикшерүче экспертиза үткәрелә.

Ялган документларны, акчаларны, машина таныклыгын, иминият полисларын ачыкларга ярдәм итүче техник-криминалистик экспертизаны үткәрү рәвешен экспертиза - криминалистика бүлеге башлыгы урынбасары Игорь Петров үзе үк күрсәтеп узды:

- Һәр экспертиза да визуаль тикшерүдән башлана. Мәсәлән, акчаларны тикшергәндә, төсне үзгәртә торган урыннарга, саклау ленталарына игътибарлы булырга кирәк. Иминият полисларын, документларны тикшергәндә без еш кына видеокомпаратор дип аталган җиһаздан файдаланабыз. Аның ярдәмендә чит хәрефләрне, бозылган текстларны, документтагы мөһер һәм текстның куелу вакытына кадәр билгелибез. Әйтергә кирәк, 2015 елларда аның ярдәмендә, шактый гына зур ялган иминият полислары партиясен ачыкладык. Ул вакытта 500ләп ялган документ әйләнештән алынды, - ди белгеч.

Эксперт-криминалистлар җыйган "эзләр" җинаять эшен ачу һәм гаеплене эзләп табуда да зур ярдәм күрсәтә. Шулай мәсәлән, 2015 елда өлкән эксперт криминалист Константин Плохих эзләп тапкан бармак эзе ярдәмендә Яр Чаллыда 22 июль көнне башкарылган авыр җинаять эше ачыкланды. Моның өчен эксперт Россия Эчке эшләр министрлыгының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Әлеге җинаять эшен тикшерү нечкәлекләре турында белгеч үзе үк сөйләп үтте:

- 44 комплекста яшәүчеләр газ исе килүгә зарландылар. Йортны тикшерә башлагач, газ исе чыгучы фатир табылды. Әмма анда үтеп кергәч - өч мәеткә юлыктылар. Җинаять башкарылган урынга экспертлар төркеме җибәрелде. Аның составында мин дә бар идем. Без фатирны, подъездны, баскычларны тикшердек. Әлбәттә, башта монда үтереш булган дигән фикер туды. Әмма эзләр җыелып, тикшерү эшләре үткәрелгәннән соң - көтелмәгән нәтиҗәләр ачыкланды: монда үтереш кенә түгел, урлау да башкарылган булган. Ул көнне 21 яшьлек егет, төнлә фатирны басарга дип, тәрәзә аша бүлмәгә үтеп кергән булган. Йоклап яткан фатир хуҗалары уяна башлагач - аларны пычак белән кадап үтергән. Канга буялып беткәннән соң, ул фатир хуҗаларының ванналарында юынып, кер юу машиналарында әйберләрен юып, планшет, акча, дәүләт бүләкләрен урлап, фатирдан чыгып киткән. Әмма өс киемен онытып калдыруын исенә төшергәч, янәдән әлеге фатирга әйләнеп кайткан булган. Нәтиҗәдә, эзләр калмасын өчен, газны ачып, шәм яндырып чыгып киткән. Әмма газ шартларга өлгермәгән. Шуның аркасында гына без шактый эзләрне таба алдык. Тикшерү барышында мин тәрәзә рамында аның бармак эзенә юлыктым. Аның буенча әлеге җинаять эшен башкаручыны ачыклап, аны хөкем иттеләр һәм ул җәзасын алды, - диде белгеч.

Эксперт-криминалист булу җиңел түгел. Ул күпкырлы белемне, зур игътибарны, сабырлыкны сорый. Шөкер, шәһәребездә горурланырлык эксперт-белгечләребез шактый. Алар көн дә намус белән үз вазыйфаларын башкарып, тикшерүчеләргә ярдәм итәләр.

- Соңгы вакытта экспертлар турында шактый гына кинолар күрсәтә башладылар. Аларның барысы да чынга туры килә дип әйтә алмыйм. Бар эшне дә бер-ике көндә генә тикшереп бетереп булмый. Безнең эштә бу процесс айларга, елларга да сузылырга мөмкин. Әмма бер ягы охшаш - кинода да, тормышта да без хакыйкатьне эзләп табарга тырышабыз. Һәм әйтергә кирәк белгечләребез моны оста башкара. Форсаттан файдаланып, барлык Яр Чаллы Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең экспертиза - криминалистика бүлегендә хезмәт куючы белгечләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим! Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, сабырлык һәм хезмәтләрендә уңышлар телим, - дип котлады хезмәттәшләрен Илдар Сәйдәшев. Әлеге котлауларга "Шәһри Чаллы" редакциясе дә кушыла.

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: