Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ел ахырына кадәр тозның бәясе 10 процентка артырга мөмкин

Ел ахырына кадәр тозның бәясе 10 процентка артырга мөмкин. «Известия» порталы «Руспродсоюз»га сылтама белән шул хакта хәбәр итте. «Руспродсоюз»ның дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Алексей Тюник белдергәнчә, хәрәкәттәге состав һәм вагоннарга кытлык күзәтелгәнлектән, тоз чыгаручылар продукцияне сәүдә оешмаларына азрак күләмдә төяп җибәрә.

Россия тимер юллары оешмасында әлеге проблемадан хәбәрдар булуларын белдерделәр, әмма вагоннар ашамлык тозын түгел, ә техник тозны төяп озатырга җитмәвен искәрттеләр. Тюник шулай ук узган айда техник тозның күпләп сату бәясе 10 процентка кыйммәтләнүе хакында хәбәр итте. «Соль Руси» җәмгыяте президенты Станислав Черкасов фикеренчә, ел ахырына Россиядә чыгарыла торган тозның бәясе - 5, ә читтән кертелүче «Экстра» классындагы тозның хакы 10 процентка диярлек артырга мөмкин.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев