Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ел студенты-2021» конкурсында катнашыгыз!

Чаллыда «Ел студенты-2021» шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

 Быел конкурс 16 номинация буенча узачак: «Ел спортчысы», «Ел интеллекты», «Ел җәмәгатьчесе», «Ел журналисты», «Елның иҗади шәхесе», «Елның студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары», «Елның студентлар иҗади коллективы», «Вузның/ссузның студентлар иҗтимагый оешмасы», «Тулай торакның студентлар иҗтимагый оешмасы», «Студентлар хезмәт отряды», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Ел проекты», «Ел волонтеры», «Чит ил ел студенты», «Форпост» студентлар отряды», шулай ук «Ел студенты Гран-прие».
Конкурсны шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән Шәһәр студентлар советы, «Нур» яшьләр үзәге үткәрә. Югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары, шулай ук шәһәр студентлары үзләренең гаризаларын 5 декабрьгә кадәр электрон рәвештә бирә алалар (PDF форматта).
10 декабрьгә кадәр конкурс экспертлары портфолионы бәялиячәк, ә 20 декабрьгә кадәр «Нур» яшьләр үзәгендә көндезге тур узачак, анда катнашучылар үзләрен тәкъдим итәчәк һәм вариатив блокта (килешү буенча) катнашачак.
Гариза, конкурс нигезләмәсендә язылган документлар белән портфолиодан гыйбарәт. Конкурс нигезләмәсе «Нур» яшьләр үзәгенең «ВКонтакте» төркемендә басылып чыкты.
Шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар оештыру комитеты һәм премия партнерларыннан дипломнар һәм призлар алачак, ә «Ел студенты Гран-прие» номинациясендә җиңүчегә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Әлфия Когогинаның 33 мең сум күләмендә исемле стипендиясе биреләчәк. Бүләкләү тантанасы 2022 елның гыйнварында, Бөтенроссия студентлар көне уңаеннан узачак.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Медицина көллияте студенты Вероника Завьялова җиңүче булды, 2017 елда җиңүче дип КИУ Яр Чаллы филиалы студенты Алексей Володин танылды. 2018 елда Педагогика көллияте студенты Алия Сәмигуллина, 2019 елда Яр Чаллы дәүләт педагогика студенты Диана Мусина, 2020 елда Яр Чаллы дәүләт педагогика студенты Дмитрий Потапов җиңүче булды. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс