«Елан белән дуслашып була!»
Мәскәү кебек эре шәһәрләрдә сирәк очрый торганнарын 200 мең сумга да җибәрәләр.
Көнчыгыш календаре буенча 2025 ел – яшел агач елан елы. Кытайда ул зирәклек, зәвыклылык, үзгәрешләр символы итеп санала. Соңгы елларда бу тереклек ияләрен өйләрендә тотучылар да күбәйде. Чөнки алар артык тәрбия һәм игътибар сорамый, ди ветеринарлар. Чаллыда аларны сата торган аерым зоокибет тә бар хәтта. Игъланнардагы бәяләр буенча, токымына карап, елан өчен 2 меңнән 15-20 мең сумга кадәр сорыйлар. Мәскәү кебек эре шәһәрләрдә сирәк очрый торганнарын 200 мең сумга да җибәрәләр. Белгечләр әлеге рептилияләрне тыныч кешеләр, ешрак интровертлар асрый, ди. Дөрестән дә, еланнар сыйпаганны, аның тынычлыгын бозучыларны яратмый. 2025 ел символы белән ничек уртак тел табарга соң – бу хакта өендә елан тотучы шәһәрдәшебез Екатерина (фамилиясен күрсәтергә теләмәде) белән сөйләштек.
– Екатерина, ни өчен өйдә елан асрарга булдыгыз?
– Мин инде күптәннән өйдә елан тотарга хыяллана идем. Ирем бүләк иткәч, бик тә сөендем. Бездә маис токымлы елан яши, «кызыл канатлы елан» дип тә йөртәләр аны. Ул тузбашлар семьялыгыннан. Шизуко дип исем куштым, япончадан «җан» дип тәрҗемә ителә. Хәзер аңа 2 яшь тә 4 ай. Ул йомыркада булганда ук чыкканын көтә башладым. Ике атна зоокибеттә яшәп торды.
– Курыкмадыгызмы?
– Күбесе еланнардан өркә, курка, чөнки алар турында аз белә. Чынлыкта исә куркырга кирәкми, алар белән бары үзеңне дөрес тотарга кирәк. Бу бөтен хайваннарга да кагыла. Мәчеләр дә нык итеп тешләргә, тырнарга мөмкин бит. Әмма моңа карап, аларны асраучылар кимеми. Табигатьтә еланның тешләргә дигән максаты юк. Ул бары ауга чыкса, яки үзен яклар өчен чага. Елан ризык тәме килсә, яки бик ач булса гына ташлана. Агусыз елан чакса да зыянлы түгел.
– Мондый экзотик хайванны карау авыр түгелме?
– Бер кыенлыгы да юк. Алар күсе, тычкан ашап торалар. Зоокибеттән туңдырылганын да сатып алабыз. Кечкенә чакта атнасына 4-6 тапкыр бирә идек, хәзер ике атнага бер мәртәбә генә. Эчәргә су да куябыз. Баштарак еланны контейнерда, аннары инде үскәч, террарирум да асрыйлар. Ул шунда йомарланган килеш сыярга тиеш. Ике атнага бер җыештыру җитә.
– Екатерина, елан нәрсә ярата? Гомумән, 2025 ел символына ярар өчен үзеңне ничек тотарга икән?
– Еланнар бик зирәк. Алар исләрне истә калдыра. Кунаклар килсә дә аера. Алар ялгызлыкны ярата, пар да кирәкми. Аталану өчен генә парланып алалар. Башка хайваннарга да зыяны тими. Мәчем белән дә таныштырдым, алай исе китмәде. Иң мөһиме комфорт чиген узмаска кирәк. Үзенә тимәсәң, рәнҗетмәсәң, елан белән яшәү бик җайлы, аның зыяны тимәячәк. Шуңа күрә, яңа ел да тыныч узар дип өметләник. Табигатьтә еланның файдасы зур – ул кимерүчеләрне юк итә. Бу ел да безне «кимереп» торган проблемаларны юкка чыгарсын иде!
Гүзәл Шиһапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев