Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элек туңдырма ник тәмле булган?

Популяр блогер Максим Мирович үзенең интернеттагы сәхифәсендә совет чорында сатылган туңдырманың ни өчен тәмле булу серен ачкан. "Күпләр миңа СССР заманында туңдырма бөтенләй икенче тәмдә иде, хәзер йөзләгән төрен саталар, әмма берсе дә ул чордагыга җитми дип язалар.

Мин әллә никадәр рецептларны өйрәндем һәм шундый нәтиҗәгә килдем: ул вакыттагы туңдырма белән бүгенгесенең тәме арасында бернинди дә аерма юк", - ди автор. Аның сүзләренә караганда, элек безнең илдә тәм-томнар, шул исәптән, баллы-сөтле ризыклар рәхәтләнеп туйганчы ашарлык күләмдә булмаган. "Шул рәвешле, организмның сөт аксымына һәм майларына, глюкоза-фруктозага табигый ихтыяҗы үз эшен эшләгән: бүтән татлы ризыкларга охшамаган тәмдәге туңдырма кешегә супертәмле тоелган. "Нык тәмле" туңдырманың бөтен сере менә шул - ул СССР чорындагы кибетләрдәге шактый ярлы ассортимент арасында үзенең тәме һәм составы белән нык аерылып торган", - дип нәтиҗә ясый блогер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X