Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Электрны “җәйге”чә исәпләү дәвам итә

Россия Төзелеш министрлыгы электр исәпләү приборларын яңа программага көйләү өчен 15-20 млрд сумлык чыгымны халык исәбеннән түләтергә дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге карар проекты нигезендә, электр энергиясе бәясен исәпләү приборлары өчен "җәйге" вакыт бер елга озайтылачак. Яңа карар ике һәм өч тарифлы исәпләү приборларына кагыла. Документ проекты килешү өчен Икътисадый...

Россия Төзелеш министрлыгы электр исәпләү приборларын яңа программага көйләү өчен 15-20 млрд сумлык чыгымны халык исәбеннән түләтергә дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге карар проекты нигезендә, электр энергиясе бәясен исәпләү приборлары өчен "җәйге" вакыт бер елга озайтылачак.

Яңа карар ике һәм өч тарифлы исәпләү приборларына кагыла. Документ проекты килешү өчен Икътисадый үсеш һәм энергетика министрлыкларына җибәрелде. Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис бу хакта Дәүләт Думасының энергетика буенча комитетына хәбәр итте.

Ведомстволар тарафыннан расланганнан соң, электр исәпләү приборларын яңа программага күчерү проекты рәсми рәвештә хөкүмәт тикшерүенә җибәреләчәк.

"Коммуналь ресурслардан файдаланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук социаль киеренкелекне булдырмау максатында, исәпләү приборларын яңа программага күчерүне бер елга кадәр озайту тәкъдим ителә. Яңа программага күчерелмәгән исәпләү приборлары күрсәткечләре әлеге чорда тәүлек вакытына көйләнгән дифференцияле тарифлар кулланыла торган исәпләүләрдә дәвам итәчәк", - диелә әлеге хатта.

Яңа программага күчерү чыгымнары электр энергиясе өчен түләү тарифларына кушылачак, дип ачыклык кертә министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев