Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Электрон хезмәтләр уңайлы

Чал­лы эч­ке эш­ләр ида­рә­сен­дә уз­ган чи­рат­та­гы бри­финг­та әле­ге фи­кер "кы­зыл җеп" бу­лып су­зыл­ды. Би­ре­дә дәү­ләт хез­мәт­лә­ре­нең уңай­лылы­гы ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. Эч­ке эш­ләр ида­рә­се­нең мәгъ­лү­мат бе­лән тә­э­мин итү бү­ле­ге баш­лы­гы Ни­ко­лай Аге­ев әйтү­ен­чә, Рос­сия эч­ке эшләр ида­рә­се­нең дәү­ләт хез­мә­те сай­ты аша ха­лык­ка 35 төр­ле хез­мәт күр­сә­те­лә. Мон­нан тыш, ли­цен­зия-рөх­сәт алу бу­ен­ча -...

Чал­лы эч­ке эш­ләр ида­рә­сен­дә уз­ган чи­рат­та­гы бри­финг­та әле­ге фи­кер "кы­зыл җеп" бу­лып су­зыл­ды. Би­ре­дә дәү­ләт хез­мәт­лә­ре­нең уңай­лылы­гы ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. Эч­ке эш­ләр ида­рә­се­нең мәгъ­лү­мат бе­лән тә­э­мин итү бү­ле­ге баш­лы­гы Ни­ко­лай Аге­ев әйтү­ен­чә, Рос­сия эч­ке эшләр ида­рә­се­нең дәү­ләт хез­мә­те сай­ты аша ха­лык­ка 35 төр­ле хез­мәт күр­сә­те­лә. Мон­нан тыш, ли­цен­зия-рөх­сәт алу бу­ен­ча - 27, мәгъ­лү­ма­ти - 5, юл хә­рә­кә­те имин­ле­ге бу­ен­ча 3 төр­дә хез­мәт баш­ка­ры­ла. 2015 ел нә­ти­җә­лә­рен­нән кү­рен­гән­чә, юл хә­рә­кә­те иминле­ге бу­ен­ча төр­ле үте­неч бе­лән 1712 га­ри­за кер­гән, алар­ның 1419ына хез­мәт күр­сә­тел­гән. Бер­дәм пор­тал буен­ча 1419 ке­ше үзе­нә ки­рәкле до­ку­мент­ны ал­ган. Ли­цен­зия-рөх­сәт алу мәсь­ә­лә­се бу­ен­ча уз­ган ел­да 3452 га­ри­за кер­гән.

Ха­лык эч­ке эш­ләр ида­рә­се­нә хө­кем ител­мә­гән­лек бу­енча бе­леш­мә со­рап еш мө­рә­җә­гать итә икән. Уз­ган ел­да ан­дый­лар­ның са­ны 6712гә җит­кән, алар­ның 4776сы­на бе­леш­мә би­рел­гән. "Кыз­га­ныч­ка кар­шы, без­нең граж­дан­нар ин­тер­нет-ре­сурс­лар­дан ти­еш­ле дә­рә­җә­дә фай­да­ланмыйлар. Юк­са, элек­трон хез­мәт­ләр бик уңай­лы. Мо­ның өчен Рос­сия дәү­ләт хез­мәт­лә­ре сай­ты­нда тер­кә­лергә ге­нә ки­рәк. Ан­на­ры төр­ле ин­с­тан­ци­я­ләр­гә йөр­ми­чә ге­нә са­лым, пен­сия һәм баш­ка өл­кә­ләр­гә ка­гы­лыш­лы хезмәтләр­не алыр­га бу­ла. Со­рау­ла­ры ту­ган ке­ше­ләр 37-90-73, 37-90-67 те­ле­фон­на­ры­на шал­ты­ра­та ала. Сайт­та дәү­ләт хезмәт­ләре­нең тәр­ти­бе ту­рын­да ви­де­о­яз­ма да бар", - ди Николай Вла­ди­ми­ро­вич.

Бү­ген­ге көн­дә ГЭС бис­тә­сен­дә күп функ­ци­я­ле үзәк тә эш­ли. Ан­да да төр­ле хез­мәт­ләр­не тиз ара­да баш­ка­рыр­га бу­ла.

Бел­геч­ләр әй­тү­ен­чә, те­ге яки бу до­ку­мен­ты алу өчен 30 көн ки­рәк. Га­ри­за­ны ин­тер­нет бу­ен­ча бир­сәң, до­ку­мент 15 көн эчен­дә әзер бу­ла. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, хө­кем ител­мә­гән­лек ту­рын­да­гы бе­леш­мә яр­ты ел­га гы­на ярак­лы. Ан­на­ры аны яңар­тыр­га ки­рәк.

По­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре ин­тер­нет аша хез­мәт­ләр­нең уңай­лы һәм тиз бу­лу­ы­на бер­ни­чә тап­кыр ба­сым яса­ды­лар. Мә­сә­лән, бе­леш­мә алу өчен те­ге яки бу оеш­ма­га ба­рып га­ри­за язам ди­сәң, ки­мен­дә бер көн ва­кыт­ны са­рыф итәр­гә ки­рәк. Ә ин­тер­нет аша бу эш­не 10-15 ми­нут­та башкарып бу­ла. Дө­рес, ин­тер­неттан фай­да­ла­ну өл­кән­нәр өчен кат­лау­лы­рак. Алар­га бу эш­тә ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры яр­дәм итә ала.

Рос­сия ми­гра­ция хез­мә­те­нең ТР бу­ен­ча Чал­лы бү­ле­ге баш­лы­гы урын­ба­са­ры Лю­бовь На­зар­га­ли­е­ва үз­лә­ре башкар­ган эшләр­гә тук­тал­ды. Би­ре­дә Рос­сия һәм чит ил пас­порт­ла­ры би­ре­лә, тер­кә­лү һәм баш­ка хез­мәт­ләр күр­сә­те­лә. Рос­си­я­гә ке­рү һәм чы­гу тәр­тип­лә­ре аң­ла­ты­ла. Бер чит ил пас­пор­ты бул­ган ке­ше­ләр­гә 10 ел­га икен­че би­о­мет­рик пас­порт би­ре­лә. Мо­ның өчен ин­тер­нет­тан га­ри­за­ны җи­бә­рер­гә ки­рәк. Хә­зер бу эш та­гын да га­ди­ләш­терел­гән. Хез­мәт ке­нә­гә­сен дә, га­ри­за­ны да эш би­рү­че­дән рас­латыр­га ки­рәк­ми икән. Бү­ген­ге көн­дә бу эш­ләр­не www.gosuslugi.ru сайтында баш­ка­ру тиз дә, уңай­лы да. Га­риза би­рү өчен бер­дәм пор­тал­да тер­кә­лер­гә ки­рәк. Анна­ры ФМСка ике ге­нә тап­кыр: би­о­мет­рик фо­то­га тө­шәр­гә һәм әзер до­ку­мен­тны алыр­га барасы бу­ла.

Эч­ке эш­ләр ида­рә­се­нең ли­цен­зия-рөх­сәт эш­лә­ре бу­ен­ча бү­лек баш­лы­гы Ве­нер Гый­ба­дул­лин әй­тү­ен­чә, уз­ган ел­да 1388 га­ри­за кер­гән. 2014 ел­да бу сан 14 ке­нә бул­ган. Га­ри­за­лар­ны эч­ке эш­ләр ида­рә­се­нең яшәү бу­ен­ча бү­лек­лә­рен­дә дә ка­бул итә­ләр. Бу эш­ләр­не дә дәү­ләт хез­мәт­лә­ре сай­ты аша эш­ләр­гә бу­ла. Ин­с­пек­тор­лар бу эш­тә бу­лы­шыр­га әзер. Ке­ше­ләр ко­рал йөр­тү­гә рөх­сәт, сак хезмәте ке­нә­гә­се алу өчен еш мө­рә­җә­гать итә­ләр икән.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X