26 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чаллыда юл бәясе арта
5 февральдән Чаллыда барлык төр җәмәгать транспортында йөрү дә 20 сум булачак. 25 гыйнварда Тарифлар комитеты шул хакта карар кабул итте. Ул ТР Юстиция министрлыгы белән килешенде.
-
Киңәшле эш таркалмас
Калабызның өлкән буын вәкилләре белән очрашып, Наил Мәһдиев аларга Чаллы шәһәре хакиме каршында төзелгән Аксакаллар советына керергә тәкъдим итте. "Сезнең белән очрашулар вакытында теге яки бу мәсьәлә буенча киңәш бирерлек, үз фикерен әйтерлек абруйлы киңәшләшү органы кирәклеге турында сөйләшкән идек. Сез, шәһәребезнең бай тормыш тәҗрибәсенә ия, иң хөрмәтле кешеләре, катлаулы...
-
Ел студенты - 2015
"Ел студенты-2015" исеменә быел Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы шәһәре филиалы студенты Диана Мамакова лаек булды. Бу хакта "Пирамида" күңел ачу комплексында узган "Ел студенты-2015" республикакүләм бьйгесендь игълан ителде. "Ел студенты" премиясе ТР Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куела. Быел ул 11 нче тапкыр Татьяна, ягъни Студентлар көнендә республиканың иң...
-
Чаллыда грипптан карантин кертелде
26 гыйнвардан Яр Чаллыда грипп һәм тын юллары аша йогышлы авырулардан саклану чарасы буларак карантин кертелә. Узган атнада шушы төр чирләр белән шәһәрдә 2988 кеше авырган. Шуларның 85% балалар. Табиблар Чаллыда грипп эпидемиясе юк дип белдерәләр. Карантин вакытында чит кешеләргә мәктәпләргә, балалар бакчаларына, хастаханәләргә керү тыела.Шулай ук җәмәгать урыннарында маска...
-
Электрон хезмәтләр уңайлы
Чаллы эчке эшләр идарәсендә узган чираттагы брифингта әлеге фикер "кызыл җеп" булып сузылды. Биредә дәүләт хезмәтләренең уңайлылыгы турында сөйләделәр. Эчке эшләр идарәсенең мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Николай Агеев әйтүенчә, Россия эчке эшләр идарәсенең дәүләт хезмәте сайты аша халыкка 35 төрле хезмәт күрсәтелә. Моннан тыш, лицензия-рөхсәт алу буенча -...
-
Бакчаларга – 50 автобус
25 гыйнвардан башлап "Электротранспорт" муниципаль предприятиесенең "Нефаз" автобуслары "Форд-Соллерс" предприятиесе хезмәтәкрләрен эшкә йөртә башлый. Бу максатка 20 автобус җәлеп ителә. Шәһәр хуҗалыгы һәм халкның тормышын тәэмин итү бүлеге башлыгы Рафаэль Кыямов әйтүенчә, 50 автобус халыкны бакчаларга йөртәчәк. Лизинг буенча алынган 190 автобусның 136сы шәһәр маршрутларында эшли.
-
Туңабыз
Бүген төннә Татарстанда 25 градус салкын булды. Мондый һава торышы иртәгә дә күзәтеләчәк. Температура төннә һәм иртәнге якларда 27-30 градуска кадәр төшәчәк.Исегезгә төшерәбез, канун буенча шәһәр мәктәпләрендә һава температурасы - 25 градустан (авылда - 23) түбән төшкән очракта башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 5-9 сыйныф укучылары мәктәпкә бармасын...