Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Электрон хезмәтләр – уңайлы һәм тиз

Шәһәрдәшләребез электрон хезмәтләрдән актив файдаланалар. 2016 ел нәтиҗәләре буенча да бер чаллылыга 13,2 электрон хезмәт күрсәтелгән булган. Бу Татарстан буенча иң зур күрсәткеч. 2017 елның беренче кварталы эчендә дә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша шәһәрдәшләребезгә 5 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 45% күбрәк. -Электрон хезмәтләрнең...

Шәһәрдәшләребез электрон хезмәтләрдән актив файдаланалар. 2016 ел нәтиҗәләре буенча да бер чаллылыга 13,2 электрон хезмәт күрсәтелгән булган. Бу Татарстан буенча иң зур күрсәткеч. 2017 елның беренче кварталы эчендә дә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша шәһәрдәшләребезгә 5 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 45% күбрәк.

-Электрон хезмәтләрнең шактый гына уңай яклары бар. Почта бүлекчәләрендә, банкларда чират торасы, вакыт сарыф итәсе юк. Кулыңда пластик картаң бар икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашыкмый гына түләүләрне башкарып була. Су, газ, ут, телефон, интернет, салымнар, ЮХИДИ штрафлары - һәммәсен дә түләп була. Тиешле учреждениеләргә гаризаларны да җибәрү мөмкинлеге тудырылган, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Гаврилов.

Чаллылар электрон хезмәтләрне салымнарны, коммуналь хезмәтләрне һәм штрафларны түләү, гаризаларны юллау өчен күп файдаланалар икән. Мисал өчен узган елны Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең ЮХИДИ бүлегенә электрон хезмәт аша 52 меңнән артык гариза тапшырылган булган. Агымдагы елның 3 ае эчендә гаризаларның 91,3% электрон рәвештә кабул ителгән. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дә агымдагы елның беренче кварталында халыкның 42,7% электрон хезмәт аша башкарган. Электрон хезмәтләрне шәһәрдәшләребез uslugi.tatarstan.ru порталы, "РТ хезмәтләре" мобиль кушымтасы аша һәм электрон терминаллар - инфоматлар аркылы башкарганнар.

Әйтергә кирәк, шәһәребезнең почта бүлекчәләрендә дә электрон чират хезмәте эшли башлады. Хатны, посылканы җибәрү яки алу, пенсияне алу, төрле түләүләр ясау өчен электрон чиратка басып, талон алырга кирәк була. Әлеге система, мәсәлән, салым инспекциясе, шәһәр сырхауханәләрендә, банкларда актив эшли инде. Аның төп максаты - чиратта торуны системалаштырып, тәртипне саклау.

Шәһәребездә әлеге хезмәт әлегә алты почта бүлегендә эшләп килә. Яр Чаллы шәһәре главпочтамты башлыгы урынбасары Тимофей Долголев әйтүенчә, ел әйләнәсендә әлеге система шәһәребезнең барлык почта бүлекләренә дә кертеләчәк.

-Инфоматлар бик гади итеп эшләнелгән. Мәсәлән, пенсия алырга кирәк булган кешеләргә "Пенсия и пособия" язуына басып, талон алырга кирәк булачак. Анда хәреф һәм саннар белән язу, мәсәлән П134 чыгачак. Почта хезмәткәре әлеге язу буенча кешеләрне чакыртачак. Талондагы мәгълүмат махсус экранга чыгарылып, тавышлы хәбәр ярдәмендә яңгыратылачак, - дип аңлатты белгеч.

Гомумән, Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Гаврилов әйтүенчә, шәһәрдәшләребез арасында электрон хезмәтләрнең өстенлекләрен аңлату буенча зур эш алып барыла. Өлкән яшьтәгеләр өчен "Өченче яшь университеты" эшли, күпсанлы мәгълүмати белешмәләр таратыла, 118 мәктәпкәче белем бирү учреждениеләрендә әти-әниләр өчен "Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша социаль ярдәмне алуга гариза тапшыру тәртибе" темасына җыелышлар үткәрелә, күпфункциональ үзәкләр аша (МФЦ) 1407 кешегә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталынла шәхси кабинетны ачу буенча ярдәм күрсәтелгән. Ел әйләнәсендә дә әлеге өлкәдә эшчәнлекләр дәвам иттереләчәк, дип билгеләп үтте белгеч.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев