Шəhри Чаллы

Электрон кальян: исемгә карап зыяны кимеми

Төтене күренә, уты күренми - нәрсә бу? Җавабын әйтәм: электрон кальян. Соңгы араларда электрон кальянны (кемдер аны электрон тәмәке дип тә йөртә) кулланучылар артып китте. Яшьләр генә түгел, олы абыйлар да уч төбенә сыешлы җайланманы үзе белән йөртеп, бөтен урамга көйрәтеп бара. Ә аның зарары турында уйланып караганнары бармы икән...

Төтене күренә, уты күренми - нәрсә бу? Җавабын әйтәм: электрон кальян. Соңгы араларда электрон кальянны (кемдер аны электрон тәмәке дип тә йөртә) кулланучылар артып китте. Яшьләр генә түгел, олы абыйлар да уч төбенә сыешлы җайланманы үзе белән йөртеп, бөтен урамга көйрәтеп бара. Ә аның зарары турында уйланып караганнары бармы икән аларның? Начар гадәттән тиз генә арынып булмый, диләр. Тәмәке белән дә шул ук хәл. Тартуны ташлар өчен зарары азрак булган әйберләргә күчүчеләр шактый. Бу очракта хәзер күпләр электрон сигаретларга "килеп ябыша". Янәсе, алар - зыянсыз. Медальнең икенче ягы нинди икән соң? Россиядә тәмәке тартучыларның уртача яше 19дан 45 яшькә чаклы. Бүген Россиядә ир-атларның 60 проценты никотин бәйлелегеннән интегә. Ә һәр унынчы гүзәл зат тәмәке пыскыта. Яшүсмерләргә кагылышлы статистика тагын да хафага сала: тәмәке тартучы яшүсмерләр буенча Россия алдынгы урыннарны били. Нәрсә соң ул вейпинг? Хәзерге вакытта электрон кальян тарту үзенә күрә бер тенденциягә, ягъни тискәре "мода"га әверелеп бара. Вейпинг дип аталган бу агым, мөгаен, күпләргә таныштыр. "Вейп" инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, парны аңлата. Мод һәм бактан торган электрон тәмәкене дә шулай атыйлар. Аңлатып узыйк: мод бакта спиральне җылыта, ә үз чиратында, бакта ароматизаторлар тутырылган никотинлы сыекча җылытыла. Тартучы җылытылган парны сулый. Бу сыекчаны тартуны нәкъ менә вейпинг дип атыйлар да инде. Электрон кальянның сыекчасына нәрсәләр тутыралар соң? Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе аның составында түбәндәге матдәләр барлыгын ассызыклый: - су; - яшелчә глицерины; - пропиленгликоль; - ароматизатор; - никотин. Яшьләр нинди фикердә? Татарстан мәркәзендә дә электрон кальян яшерен әйбер түгел. Моны яшьләр үзләре искәртә. Казанның бер югары уку йортында 3 курста белем алучы Марат исә тәмәке тартуга тискәре карашта булса да, электрон кальянга алай ук "кырт кисеп" карамый. Гади тәмәкене электрон кальян белән чагыштырганда, электронының зарары азрак, дип саный. - Гади тәмәкенең составында сумала бар, ә электрон тәмәкедә аның урынына сыекча салалар. Ул, үз чиратында, парга әйләнә. Электрон тәмәкедәге глицерин тәм бирә, шуңа да аннан тәмәкедән килгән кебек сасы ис килми, - ди ул. Марат әйтүенчә, гади тәмәке тартып өйрәнгән кеше электронына күчми. Чөнки бер тартып караган кешенең организмы никотинга шулкадәр югары дәрәҗәдә бәйле була ки, ул никотинны тагын да күбрәк таләп итә. Ә электрон кальянга, гадәттә, кальянны татып караучылар "бәйләнә", дип саный студент егет. Табиблар электрон кальян турында нәрсә, ди? Электрон кальянны сатуга катгый чик куелмаган. Гади тәмәке кебек үк, 18 яшьтән өлкәнрәкләр аны теләсә кайсы тәмәке сата торган кибеттән алырга мөмкин. Иң арзаны 1500 сум торса, сыекчасы 200 сумнан 700 сумга кадәр тирбәлә. Тәмәкенең бер кабы уртача 70-120 сум торганда, әлбәттә, озакка җитә торган электрон кальян тартучылар акчалары янга кала, дип уйлый. Электрон кальянның зыяны турында күбрәк белер өчен без Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Безгә аның турында тулырак аңлатманы Татарстанның баш пульмонологы, профессор Александр Визель бирде. - Электрон тәмәке организмга тискәре тәэсир итә. Чөнки, иң беренче чиратта, ул - үпкәләргә үтеп керә торган ят аэрозоль. Мондый тәмәке тартканда, кеше үзе теләп ят аэрозольне сулый, дигән сүз. Нормаль кешенең организмы моңа ничек булса да тәэсир итәргә, мәсәлән, йөткерергә тиеш, - ди Татарстанның баш пульмонологы Александр Визель. Табиб әйтүенчә, электрон кальянда, гадәти тәмәкедәге кебек никотин бар. Шул сәбәпле, аларга тиз ияләшәсең, тарткан саен тартасы килеп тора икән. Бер тамчы никотин атны да үтерергә сәләтле, дигән гыйбарәне һәркем белә. Шуңа да кеше организмына аның никадәр зыянлы тәэсир итүен аңлатып торырга кирәкми. Электрон тәмәке тарту - зарарлы заводта эшләү? Хәер, электрон кальянга табиблар гына түгел, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре дә каршы. - Электрон тәмәкегә күчеп, сез беркайчан да никотин бәйлелегеннән арына алмаячаксыз. Чөнки һаман да шул ук никотин куллануны дәвам итәсез. Аның гади тәмәкедән аермасы бары тик берәү генә: электронында тәмәке янмый, ә тәмәкеле сыекча парга әйләнә. Тәмәкедә булган глицерин, ароматизаторлы дым җылы температура аркасында парга әверелә. Шуннан соң ул, су аркылы фильтр аша узып, тәмәке тартучыга барып җитә, - дип аңлата Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре. Алар электрон тәмәке тартканда никотинга бәйлелек барлыкка килергә мөмкин булуы турында кабат-кабат искәртә. Бәйлелек кешенең тәмәкене ничек еш тартуына бәйле. Күбрәк көйрәткән саен, бәйлелек барлыкка килү ихтималы тагын да арта, дигән сүз. Әгәр кеше бөтенләй тәмәке тартмыйча, электрон кальян тарта башлый икән, аның никотинга бәйлелеге барлыкка килүен, ә тиздән гади тәмәкегә күчүен көт тә тор! Әле җитмәсә, тәмәке сыекчасында булган пропиленгликольне зарарсыз дип санасалар да, ул, организмга үтеп кергәндә, үпкәне ялкынсындыра. Бу сүзләрдән чыгып, һәркем үзенә нәтиҗә ясар: гомумән алганда, бер тамчы никотинсыз тормыш рәвеше алып барыргамы, әллә үз-үзеңне алдап, зарарсыз дип, электрон кальян белән мавыгыргамы? - Гади тәмәкедән баш тартып, электроннарына, ягъни күпкә кыйбатракларына күчүнең зыянсыз булуын дәлилли торган факторлар юк. Моны Америка Кушма Штатларының Азык-төлек продуктлары һәм даруларга санитар күзәтчелек итү буенча идарә дә хупламаган. Электрон сигаретлар сәламәтлек саклау тармагында әлегә өйрәнелмәсә дә, аны тартуны зыянлы производство шартларында эшләү белән чагыштырып була, - ди Александр Визель. Пассив тарту (ягъни кеше тарткан төтенне сулау) вакытында электрон тәмәкенең төтене тагын да куркынычрак һәм зыянлырак. Шул сәбәпле, балалар, йөкле хатыннар, үзләре дә абайламыйча, зарарлы матдәләрне йотып утырырга мөмкин. Алинә МИННЕВӘЛИЕВА - intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: