Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элеватор тавы халкы “Кызыл тау”дан канәгать

Чаллы җирлегендә урнашкан Элеватор тавы бистәсе халкы элек мәдәният чараларына "Энергетик" сараена һәм концертлар залына йөрергә мәҗбүр иде. Татарстан республикасының "Авыл клублары" программасы буенча "Кызыл тау" мәдәният үзәге ачылгач, биредә рухи тормыш җанланып китте. Быел "Суар" бистәсендә үзәкнең икенче бинасы да ачылды. Әлеге учреждениеләрнең эшли башлауларына аз гына вакыт узуга...

Моның сәбәбе гади: биредә кешеләрнең ихтыяҗыннан чыгып, массакүләм-мәдәни чаралар, милли бәйрәмнәр, бәйгеләр, балалар һәм яшьләр, лаеклы ялдагы кешеләр өчен иҗат түгәрәкләре оештырыла. "Клубыбыз җылы, матур. Анда җәяү генә барып, кешеләр белән аралашып, рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз. Теләгән кешеләр үзешчән сәнгатьтә дә катнаша алалар, төрле түгәрәкләр эшли. Кыскасы, теләгән һәр кеше үзенең күңеленә якын булган шөгыльне таба ала", - ди лаеклы ялдагы Халисә апа Шакирова. Моннан тыш, үзәктә республиканың һәм Чаллының күренекле артистлары да чыгыш ясый. Шулай ук үзешчән сәнгать үсешенә дә игътибар зур икән.

Бүгенге көндә үзәктә театр һәм АРТ клублар, вокал һәм бию коллективлары уңышлы эшли. Теләгән кеше аэробика белән шөгыльләнә ала. Өлкәннәр өчен вокал ансамбле эшли. "Балаларны яңа шәһәрдәге, яисә ГЭСтагы түгәрәкләргә йөртү авыр иде. Аларның буш вакытларын файдалы үткәрә алмавыбызга борчыла идек. Татарстан һәм шәһәр җитәкчеләренә Аллаһының рәхмәте яусын, безгә матур клуб төзеп бирделәр. Хәзер барысы да үзебездә. Ниләр генә юк монда?! Хәтта күчмә китапханә, күргәзмәләр дә оештыралар", - ди бистәдә яшәүче Руслан Попов.

"Кызыл тау" үзәге директоры Венера Садирова әйтүенчә, биредә ел саен берсеннән-берсе матур, эчтәлекле 200дән артык чара үтә. Клубта "Сарасвати" һинд бию ансамбле, балалар музыка мәктәпләре һәм "Болгар" бию театры, халкыбызның яраткан җырчылары Фидан Гафаров, Илмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Ринат һәм Илшат Хәмәдиевлар һәм башкалар чыгыш ясый. Бистә халкы ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын күрү бәхетенә дә ирешкән. Шулай ук "Чишмә" халыклар дуслыгы йортындагы милли җәмгыятьләр чыгышын карап, Чаллыда төрле милләт вәкилләренең дус, тату яшәүләрен күреп, аларның талантына мәдәниятенә сокландылар. Тукай районы үзешчәннәренең чыгышы да Элеватор тавында яшәүчеләрнең күңеленә хуш килде. Балалар исә Чаллы дәүләт курчак театры спектальләрен яратып карыйлар.

"Кызыл тау" хәйрия чараларында да актив катнаша. 2014 елдан башлап биредә "Шатлык дәвалый" дигән акция кысаларында Комсомол районындагы хастаханәләрдә дәваланучыларга һәм анда эшләүчеләргә күчмә концертлар оештырганнар.

Моннан тыш, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен атна саен нинди дә булса тәрбияви чара үтә. Каникул вакытларында мастер-класслар, уеннар оештырыла. Бу эштә үзәккә "КОМ" компанияләр төркеме булыша икән. (Сүз уңаеннан, әлеге оешма татар матбугатына да битараф түгел. Милли җанлы предприятие җитәкчелеге 2017 елның беренче яртыеллыгына үз хезмәткәрләрен "Шәһри Чаллы" газетасына да яздырды. Бу уңайдан без дә аларга рәхмәтле).

Өлкәннәр көне, Җиңү бәйрәме һәм башка бәйрәмнәрне үткәрүгә исә, шәһәрдә игелекле гамәлләре белән данлыклы булган, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев җитәкчелегендәге катыргы-кәгазь комбинаты ярдәм итә.

"Кызыл тау"да "Тукай образы" күргәзмәсе, "Сабан туе гүзәле" һәм башка милли чаралар да үткәрелә. Биредә бистәдә яшәүчеләрнең ихтыяҗын күз алдында тотып, әхлакый-тәрбияви чаралар оештырыла. Биредә "Мәдәниятне массаларга" дигән шигырьгә туры китереп эшчәнлекләрен алып баралар. Кыскасы, "Кызыл тау" - Элеватор тавы һәм Сувар бистәсенең рухи-мәдәни үзәгенә әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев