Шəhри Чаллы

Эльмир Низамов «Тәртип» радиосына яңа гимнның көен язган

Гимнны иҗат иткәндә, скрипка, фортепиано, саксофон һәм башка уен коралларын кулланганнар

 «Тәртип» радиосының ребрендингында яңа гимн тәкъдим ителде. Аның көен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов язган. «Бары тик „Тәртип“кә генә хас яңгыраш булган махсус гимн яздырдык. Бу эшкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы композиторыбыз Эльмир Низамов алынды. Якын киләчәктә аның сүзләре дә булачак», — диде «Тәртип» радиосының PR белгече Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Радионың яңа визуаль һәм көйле бизәлешен тәкъдим итү чарасында гимнны музыкаль инструментларда уйнап күрсәттеләр.«Әлеге гимнны язганда фортепиано, скрипка, флейта, гитара, саксофон һәм башка уен кораллары кулланылды. Көйдә татар халкына хас булган милли ноталар сакланды», — диде композитор Эльмир Низамов.

Радионың башкарма продюсеры Айваз Садыйров сүзләренчә, гимн эфирдан тыш та, төрле чараларда яңгыраячак. «Эфирда яңгырар өчен гимнның үз вакыты булачак, гомумән, ул эфирдан тыш та, төрле концерт чараларында да яңгыраячак», — дип белдерде ул. 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: