Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эльмира Сөләйманова: «Чирләп торам, хәлем юк...»

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова мәрхүм җырчы белән соңгы очрашуы турында сөйләде.

Һәбер артист безнең кечкенә генә "Күңел" гаиләсенең бер вәкиле кебек. Эльмира бигрәк тә, чөнки ул безнең үзебезнең шәһәрнеке иде. Яшь, талантлы, гаҗәеп моңлы тавышлы җырчы иде. Миллионлаган тыңлаучысы бар иде аның. "Күңел" радиосында әниләргә багышлап бирелгән котлауларның берсе дә аның җырыннан башка үтми. Әле соңгы тапкыр Эльмира белән 27 ноябрьдә Әниләр көне уңаеннан оештырылган онлайн концертта күрештек. Тортлар күтәреп матур итеп елмаеп килеп керде ул безгә. "Бераз гына чирләп тә торам, хәлем юк, тамагым да авырта, жырлый алсам гына ярар иде", - дип борчылды ул көнне. Хәле булмаса да, кичтән үзе шалтыратып: "Онлайн концерт буладыр бит, барысы да үз көчендәме?" - дип белешкән иде. Иртән дә миңа шалтыратып: "Хәлем начаррак, ләкин тамашачы көтте бит - киләм инде", - диде. Матур гына сөйләшеп тордык, чәй эчеп тормады, тиз генә җыенды да кайтып китте. Хәле булмаганлыктандыр инде, эфирда да бик ачылып сөйли алмады ул, ләкин җырларын җиренә җиткереп тамашачыга бүләк итте. "Әле, Ходай насыйп итсә, киләсе концертларыгызда да катнашырмын", - дип киткән иде. Ходай язмаган икән. Безнең арадан җомга көнне шундый талантлы кеше китеп барды… ышанасы да килми. Бөтен коллектив белән кайгырабыз, якыннарының, туганнарының, гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмах түрләрендә булсын Эльмираның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

36

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига