Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Elvin Grey Башкортстанның ГАИ башлыгына кадәр барып җиткән, нигә? (фото)

Радик Юльякшин соңгы айларда хокук сакчылары белән кызык мөнәсәбәтләрдә әле. Кукмарада булган концертта аның мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин белән гауга килеп чыкканнан соң, Радикка хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аннан Чаллыдагы чираттагы концерты беткәч, аны

һәм аның төркемен «ОМОН»нар хокук бозганы өчен, идәннәргә яткырып, кулларны артка бөгә-бөгә алып китмәкчеләр иде. Хәер, бу бары тик дусларының Elvin'нан көлү, шаяру гына була. Менә тагын чираттагы очрашу.

Бу юлы Радик Башкортстан республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш Дәүләт инспекторы Динар Гыйлметдиновта кунакка барып, чәй эчеп утыра. Хикмәтнең нәрсәдә икәнен һәм очрашуның серен беркем дә белми. Кешеләр фото астында сораулар һәм кызыклы җаваплар калдыруын гына дәвам итә.

Tatar Today

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев