Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей Вилдан Шәмсетдиновны, пирамида кереп, халыкны алдауда гаепли

Җырчы Вилдан Шәмсетдиновның «Elvin Grey» музыкаль лейблыннан куып чыгарылуы турында хәбәр иткән идек. Лейбл әлеге вакыйгага аңлатма керткән.

Контракт буенча Вилдан иҗат белән шөгыльләнергә тиеш иде. Ул, киресенчә, контракт шартларын үтәмичә, пирамидага кереп кушылды һәм фанатларын да үзенең артыннан чакыра башлады. Нәтиҗәсе бер генә булачак: пирамида ишеләчәк һәм бик күп кеше бурычка батып калачак. Шулай итеп, лейбл минуста калыр иде. Вилданга кешеләрне алдау дөрес түгеллеген аңлатырга тырыштык. Ул аңламады, шуңа да аны лейблдан куып чыгардык. Репутация мөһимрәк.

Ләкин әлеге хәл Вилданның начар кеше булуы турында сөйләми. Ул әле яшь, башында җил уйный», — дип язган Элвин Грей лейблы.


Тамашачылар арасында Вилдан Шәмсетдиновның куылу сәбәбен аның Гөлназ Асаева белән никахлашуы белән аңлатучылар бар иде. Элвин Грей лейблы моңа да җавап биргән, Гөлназ Асаеваны башка исем астында язуда гаепләгән.

«Гөлназ, зинһар монда башка исемнән язмагыз. Элвин, Гөлназ, Вилдан өчпомагының монда катышы юк. Радикның үзенең тормышы, аның янәшәсендә искиткеч Изи (җырчы Элвнн Грейның сөйгәне Инзилә) бар. Вилданның — Гөлназ. Әлеге вакыйга бары тик Вилданның контракт шартларын үтәмәве хакында ишарә итә», — дип яза «Elvin Grey» музыкаль лейблы.


Лейбл Элвин Грей аккаунтыннан

Лейбл Элвин Грей аккаунтыннан


«Дуслар, бик күп сораулар килә. Шуны гына әйтәсем килә: мин бернинди лейблда да түгел. Мин ирекле кеше», — дип Вилдан Шәмсетдннов та тамашачыларына җавабын җиткергән.

Вилдан Шәмсетдинов пирамидага бәйле сорауга җавап бирмәгән, әмма аның Инстаграмын карап баручылар аның һәм хатыны Гөлназ Асаеваның челтәр маркетингка бәйле сәүдә белән шөгыльләнүе хакында яза. 

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X